Без татар теле дәресләрендә иҗади эшләр башкарабыз: хикәя, шигырь, әкиятләр уйлап чыгарабыз. Шуларны сезгә дә җибәрәбез. Бәлки, сез дә ошатырсыз. Бик шат булыр идек.
***
Нинди матур салкын көндә кышкы сихри урман. Без урманга чана, чаңгы шуарга бардык. Төз наратлар биек булып утыралар, кыска чыршы ботакларына ак кар кунган. Ап-ак кар өстендә куркак куян, хәйләкәр төлке һәм башка хайван эзләре.
Эре-эре кар бөртекләре безнең белән куышлы уйнадылар. Менә шулай безнең көн күңелле итеп үтеп тә китте. Без урмандагы сәяхәттән бик канәгать калдык.
Зәлия Әүбәкерова, 3А сыйныфы.
***
Кышкы урман бик матур. Бөтен җир өсте, биек агачлар, кыска куаклар ап-ак салкын карга күмелгән. Зәңгәрсу күктә аксыл болытлар күренгәли. Кышкы йокыга талмаган урман җәнлекләре, ашарга эзләп, сукмак буйлап йөриләр. Куркак куян, усал бүредән качар өчен, эзләрен бутап куаклар артына кача. Ерткыч бүре дә, үзенең корбаны булачак куянны табуына өметләнә. Калын кар астында утырган чыршылар да, ак кәүсәле каеннар да урманга матурлык биреп тора.
Рәсим Мәрданов, 3А сыйныфы.
***
Җир өстенә ак һәм калын юрган булып кар яуды. Төннәр озын, ә көннәр кыска. Ач бүре үзенә ризык эзли. Ул йөри торган куркак куянның эзенә төште. Үткен күзле бүре куаклар арасында утырган ак куянны шәйләп алды. Ә озын колак, бүренең килгәнен сизеп, урманның эченә качты. Карт бүре ач калды.
Рәсим Абдуллин, 3А сыйныфы.
***
Бер кояшлы көндә без урманга киттек. Кар өсте эзләр белән тулган. Сикерә-сикерә агач арасыннан куркак куян чапты. Аның йоннары ак төскә кергән. Карда күренми дә. Агачлар да бик матур. Без табигатьне күзәттек. Аннары өйгә кайттык.
Раян Хәбибуллин, 3А сыйныфы.