Дуслык турында
Моннан бик күп еллар элек аю, төлке һәм куян бик тату яшәгәннәр, аерылмас дуслар булганнар, ди.
Бервакыт кыш көне алар урамга уйнарга чыкканнар. Урамда шундый күңелле, саф һава икән.
Әзрәк уйнагач, төлкенең ярышасы килеп киткән һәм чана ярышы үткәрергә киңәш биргән.
Менә алар иң биек тауның өстенә менгәннәр дә, чанага утырып, аска таба шуып төшеп киткәннәр.
Кинәт куян, финишка җиткәндә, чанадан егылып карга чумган һәм кычкыра башлаган.
– Әй, дусларым, булышыгыз әле! Тәпиләрем авырта, чыга алмыйм бит, – дигән.
Төлке аңа:
– Юк әле, сиңа булышып беренчелектән баш кагасым килми, – дип, финишка йөгергән.
Ә аю:
– Әй, куянкай, селкенмә, хәзер мин сине тартып чыгарам! – дигән һәм куянга көрттән чыгарга булышкан. Аннары куянны үз чанасына утыртып, Айболит янына алып киткән.
Айболит куянга:
– Менә хәзер барысы да яхшы булыр. Аюга рәхмәтеңне әйт. Мондый яхшы дусларың булганда, яшәве дә күңеллерәк, – дигән.
Куян аюның чыннан да иң яхшы, тугры дус икәнен, ә менә төлке белән дуслыгының беткәнен аңлаган. Шул көннән соң алар дошманнарга әйләнгәннәр, ди. Шуңа күрә, хәзер төлкеләр куяннарны күрсәләр, аларга һөҗүм итәләр, ауга чыгалар да инде.