Тагын бер ел артта калды. Уңышларга, куанычларга да бай булды 2014 ел, шул ук вакытта дөньяларның имин булмавы белән, әлбәттә, борчыды да. Әмма ничек кенә булмасын, күңелдә өмет уята торган бәйрәм ул – Яңа ел. Башкаларның да кәефен күтәрәсе, матур теләкләр телисе килә торган бәйрәм. Сезнең игътибарга, газета почтасына килгән Яңа ел теләкләре тәкъдим итәбез.
Рөстәм Исхаков (журналист, җәмәгать эшлеклесе):
– Кыш бабай ни телисең шуны алып килә ала. Шуңа күрә, балалар. уенчыклар, тәм-томнар гына түгел, зур кеше булып үсәргә, йолдыз булу турындагы хыялларыгызны да аңа җиткерә аласыз. Кыш бабайдан дөньякүләм йолдыз (кино актеры, артист, футболист, телевидение алып баручысы), Татарстан яки Россия президенты, министр, Газпром, Роснефть башлыгы булам дип сорагыз, аннары дөньядагы барлык уенчыклар, бүләкләр сезнеке булачак!
Редакциядән: шушы «югары» теләкләрегезгә үҗәтлек, максатчанлык, тырышлык кебек сыйфатларыгыз да өстәлсә, нәкъ Рөстәм абыегыз әйткәнчә булып та куяр әле...
Лилия Хәбибҗанова («Чаллы» телерадиокомпаниясендә «Яңалыклар» тапшыруын алып баручы):
– «Көмеш кыңгырау» укучыларын чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Яңа елның ак карлары яңа бәхет китерсен. Сәламәтлек, көч-дәрт һәрвакыт ташып торсын. Байлык һәм күңел тынычлыгы телим! Яңа елга аерым бер бүләк көтәм дип әйтә алмыйм. Минем өчен энә дә зур бүләк. Иң мөһиме – Яңа елда якыннарым бәхетле булсын. Ә болай балачакта бүләк сорап, Кыш бабайга хат язмыйча калганым булмады. Әле һаман да истә, зур курчак сорап язган идем. Хыялым тормышка ашты.
Нурзадә (җырчы):
– «Көмеш кыңгырау» һәм аны укучылар, бәйрәм белән котлыйм сезне! Яңа ел бәхет, шатлык-куанычлар, сәламәтлек алып килсен. Кәҗә елында, кәҗәләнми генә укырга, тырышып эшләргә киңәш итәм. Һәрбер көннең кадерен белеп яшәргә язсын! Якыннарыгыз, дусларыгыз белән янәшә булып, дус, тату булыгыз!
Айсылу Лерон (Татар радиосы диджее):
– Cәлам! 2015 ел безнең барчабызны да күңелле яңалыклары белән шатландырып торсын! Куйган максатларыбызга ирешергә язсын! Янәшәбездә бары изге күңелле кешеләр генә булсын! Яңа ел төнендә теләгән барлык теләкләребез дә кабул булса иде. Кыш бабайдан бик күп бүләкләр көтәм! Без, кызлар, шундый бит инде, безгә тегесе дә кирәк, монысы да. Тик әни кеше буларак бер нәрсә генә сорыйм – балаларым авырмасын, минем өчен бу иң зур бүләк инде.
Илнар Ялалов (җырчы):
– «Көмеш кыңгырау»ны яратып укучыларга «кайнар» сәламемне юллыйм. Яңа ел бары тик уңышлар гына алып килсен үзегезгә. Иң мөһиме, сәламәтлек икәнен һәммәгез дә яхшы беләдер. Шуңа да иң зур теләгем – исәнлек-саулык. Бәхетле булыгыз! Могҗизаларга ышаныгыз, алар чыннан да бар!
Ренара Хәсәнова (Чаллы, 2нче гимназия, 3В сыйныфы укучысы):
– Яңа ел минем өчен – хыялларның тормышка ашкан вакыты. Мин аны серлелеге, кышның иң гүзәл вакыты булуы өчен яратам. Яңа ел ялларга бай, күңел булганчы чаңгыда, тимер-аякта шуарга була. Тимераяклар дигәннән, миңа аларны былтыр Кыш бабай бүләк иткән иде. Ак бабакайга хат та язмадым хәтта, бары тик теләкләремнең тормышка ашуын гына үтендем... Һәм алар чыннан да кабул булды.
Быел нәрсә турында хыялланаммы? Әнием, әбием, туганнарым исән-сау булсыннар, илебездә тынычлык булсын, күк йөзендә һәрчак кояш балкысын! Ә бүләккә килгәндә, минем бөтен нәрсәм дә бар. Кыш бабайның күңел җылысы тигән теләсә нинди сюрпризны сөенеп кабул итәрмен!
Булат Сәетгәрәев (Баулы районы, Кызылъяр авылы):
– Бер елны яңа ел төнендә Кыш бабай безнең кухнядагы форточкага бер коробка «Рафаэлло» элеп киткән иде. Быел да элмәс микән? Кыш бабайга хат язганда мин аннан конструктор алып килүен сорадым, ә апама – музыка тыңларга плеер.
Камилла Хәйруллина (Чаллы, 45нче мәктәп, 1нче сыйныф):
– Һәрбер бала кебек мин дә яңа елны түземсезлек белән көтәм. Чыршыбызны бер ай алдан бизәп куйдык бугай инде. Быел мин беренче сыйныфта укыйм. Яхшы укыйм. Каратэга йөрим, күптән түгел ак пояска имтихан тапшырдык. Кыш бабай миңа сеңел яки энекәш бүләк итсә, бик бәхетле булыр идем.
Әдилә Сабирова (Чаллы, 18нче лицей):
– Быел мин бик зур уңышларга ирештем. Конкурсларда катнашып, 1нче, 2нче урыннар алдым. Үземнең язган шигырьләремне Казанга жибәрдем. Анда да яхшы урын алырмын дип өметләнәм. Шигырьләремне бергә җыеп, китабымны чыгарырга хыялланам. Яңа елдан соң, ул, һичшиксез, дөнья күрер дип уйлыйм. Киләсе яңа елдан мин бары тик яхшылык кына көтәм. Тагын бер хыялым – минем «Көмеш кыңгырау» газетасында эшлисем, үз рубрикамны алып барасым килә. Киләчәктә бу хыялым да тормышка ашыр, дип уйлыйм. Быелгы Кыш бабай бай булсын, барлык балаларны да тәмле күчтәнәчләре, яхшы бүләкләре белән сөендерсен.
Барыгызны да Яңа ел белән, кадерле дуслар!