Зәйнең «Нур» мәчетенә Дмитрово шәһәреннән келәм-намазлык кайтартылды. Келәмдә намаз укучыларның һәрберсе өчен намазлык урыны ясалган. Ул гыйбадәтханәнең икенче катына тулысынча, ә аскы катка өлешчә җәелде. Мондый келәм-намазлык Мирный бистәсе мәчетенә дә алынды.