Зәйдә янгында зыян күрүче дәваханәгә озатылган
Узган атнада янгын хезмәте 9 чакыру алган. Шуларның 1се – ялган чакыру, 6сы – полиция һәм газ хезмәте белән хезмәттәшлек, 2се – янгын очрагы.
26 декабрьдә көндезге сәгать унберенче яртыда шәһәрдә Преображенская урамында ике катлы йортта беренче катта бүлмәдә янгын чыга. Янгында зыян күрүче бар, ул үзәк дәваханәгә озатылып, сөрем газы белән агуланган һәм тәне пешкән дигән диагноз куелган. Ут чыгуның сәбәбе ачыклана.
27 декабрьдә 18 сәгать 47 минутта Әлкин авылында мунча януы турында хәбәр алына. Янгын мичнең төтен суыргычының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.