ТР Дәүләт Советы депутатлары бу хактагы «ТРда җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында» тиешле закон кабул итте.
Документта Татарстан хөкүмәте һәм җирле үзидарә органнарының гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуын көйләү өлкәсендәге вәкаләтләре тәгаен язылган. Закон Татарстанда халык дружиналары эшен көйләү буенча махсус штаб булдыруны күздә тота. Моннан тыш, дружиначыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына компенсация бирү тәртибе дә күздә тотылган.