Зәй адвокатура консультациясе игелекле эшләр башында тора: инвалид балаларга инвалидлар декадасында (“Строитель” ширкәтендә яшәүчеләр) һәм Яңа ел алдыннан бүләкләр өләшә. Быел исә адвокатура аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны сөендерде. Шунысы игътибарга лаек, бүләк алучы укучыларның барысы да яхшы укый, тәртипле һәм активлар. Алга таба да шулай мәктәптә яхшы укыгыз, яраткан һөнәрегез буенча белем алып, илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, диделәр адвокатура консультациясеннән балаларны котларга килгән Айзат Минһаҗев белән Татьяна Ерашова.