Бүген Президент Әлмәтнең өч авыл җирлеген автомобиль белән бүләкләде
Бүген башкалабызда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә 100 “Шевроле Нива” автомобиле ачкычлары тапшырылды.
Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. Әлеге бүләккә Кичү, Кәләй, Югары Мактама авыл җирлекләре лаек булды. 2011 елдан старт алган смотр-бәйге барышында муниципаль берәмлекләргә барлыгы 1018 автомобиль тапшырылган. Быел бәйгегә 201 заявка бирелгән булган. Агымдагы елда җиңүчеләрне билгеләгәндә беренче тапкыр үзсалым кысаларында бер кешегә җыелган акча күләме дә исәпкә алынган.