Әлмәттә югары уку йортлары ярышты
Әлмәт нефть институтының спорт залында көньяк-көнчыгыш зона югары уку йортларының «Б» төркеме егетләр командалары арасында ТР студентлар волейбол лигасы зона уеннары узды.
Нәтиҗәдә ышанычлы рәвештә беренче урынны Әлмәт дәүләт нефть институты яулады. Тренерлары – Габдуллатыйп Салихов. Икенче урында - КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы. Өченчедә – Бөгелмә, дүртенчедә Әлмәт филиаллары. Бишенче урында АГИМС.
Беренче ике урынны яулаган командалар 2015 елның язында финал ярышларында катнашачак.