Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык бистәсе районында Урахча авылында яшәүче сугыш ветеранын Николай Крошечкинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар [ФОТО]

Районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү матур гадәткә әйләнде.

Бу көннеУрахча авылында яшәүче сугыш ветераны Николай Крошечкинны тәбрикләргә  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин белән район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина килгән иделәр. 90 яшьлек юбилее белән котладылар,  Рәсәй Президенты Владимир Путин белән район башлыгы Илхам Валеевның котлауын һәм бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне ветеранны шулай ук Урахча авыл җирлеге белән мәктәп коллективы да җылы тәбрикләделәр. Ветеранга өй эшләрендә булышучы Нәзимә Сафина чирек гасыр вакыт эчендә аның якын туганына әверелгән. Хәер, ветеран әле үзе дә бирешә торганнардан түгел. 1944 елда каты яраланганнан соң районыбызга кайтып ул бер-бер артлы сигез операция кичергән. Ярты гасырдан артык вакыт хуҗалыкта умартачы хезмәтен башкарган. Яшьлек мавыгуын әле бүген дә ташлый алмый ул. Үзенең ярдәмче хуҗалыгында кош-кортлар, каз-үрдәкләр асрый. Тик менә 54 ел иңгә-иң куеп гомер кичергән тормыш иптәше Клавдия Андреевнаның гына гомере кыска булган. 12 ел элек ул аны соңгы юлга озаткан. Социаль хезмәткәр Назимә Сафина аның гаилә әгзасы төсле, якын туганына әйләнгән. Чөнки ветеранның балалары булмаган. 1992 елда район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Флера апа Сафина  дип ветеранны тәрбияләүгә билгеләгән булган.   Ветеранның аңа булган ихтирамы, хөрмәтенә Назимә дә шундый ук җавап бирә алган.

Сугыш ветераны олы яшьтә булса да хуҗалык эшләрен үзе башкара. Бакчасында бәрәңге, яшелчәләр үстерә. Абзарында тавык-чебешләр тота.

Идрис Аметов.

 

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus