Добавить новость

Казань вошла в топ-3 городов России по дороговизне комнат

Московские врачи восстановили 10-летнему кемеровчанину лицо после тяжёлого ДТП

Акция «Чистые окна»

Канада ввела санкции в отношении высокопоставленных следователей из ЯНАО

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

20 декабрь (шимбә). Сәфәр аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.43 сәгатьтә калка,  14.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Тәүлек энергетикасы кеше өчен бик файдалы. Үзеңне күтәренке рухта тотарга, тойгы-кичерешләрне йөгәнләргә кирәк. Теләсә нинди яман фикер кәефне кырырга мөмкин. Яңа һөнәр өйрәнү, кибеттә йөрү хуплана. Ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Шоколад шифа бирә (1)

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче галимнәр шоколадның шифалы булуын исбатлый. Шведлар, ачы кара шоколад артык авырлыктан котылырга булыша, дип уйлый.  Америкалылар,  шоколадтагы биологик матдәләр йөрәк һәм  баш миендәге тамырларда тромблар барлыкка килүне, димәк, инсульт һәм инфарктны булдырмый, дип саный. Французлар, шоколад йөрәк эшчәнлеген һәм артериаль кан басымын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, дип ышана. Канада галимнәре, ачы шоколад теш эмален ныгыта, теш ташы ясалуын булдырмый, дип раслый. Япон галимнәре исә, шоколад авыздагы бактерияләрне үтерә һәм тешләрне кариестан саклый, ди.

21 декабрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.50 сәгатьтә калка,  15.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 6.59 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди яңа эш башларга ярамый. Хисләр ташкынына бирешмәү сорала. Бурычларны түләргә, үткән айга нәтиҗә ясарга кирәк. Организм хәлсез, чөнки энергия сарыф ителеп беткән. Аяклар, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү мәслихәт.

Шоколад шифа бирә (2)

Шоколад буыннарны атеросклероздан саклый, артерияләргә холестерин утыруны булдырмый. Андагы магний иммунитетны ныгыта, күңел төшенкелегенә, начар кәефкә каршы көрәшә, хәтерне яхшырта, эшкә сәләтлелекне арттыра. Кара шоколадта кальций, калий, фосфор, тимер, А һәм В витаминнары алма һәм сырдагыга караганда күбрәк. Тик аның югары калорияле ризык икәнен онытмаска һәм  артык күп кулланмаска гына кирәк.

22 декабрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 7.49 сәгатьтә калка, 16.12 сәгатьтә бата. 4 сәгать 36 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 6.59 сәгать.

1 нче көн – иҗади һәм уңышлы, айлык план төзү зарур, баш аеруча шәп эшли. 2 нче көндә нинди дә булса эш циклын башлау уңыш китерә. Һәрнәрсәдә юмартлык күрсәтү хуплана. Саранлык һәм күп ашаудан ташлар ясалырга, артрит килеп чыгарга мөмкин. Бавырны, кан басымын дәвалау нәтиҗә бирми. Нерв, сулыш системасы авыруларын, тотлыгуны дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Вак-төяккә үпкәләмәскә кирәк.

Кытай кагыйдәләре

Борынгы кытай табибләре һәрвакыт сәламәт, озак вакыт яшь һәм чибәр булуның алтын кагыйдәләрен язып калдырган. Менә алар: биткә ешрак массаж ясарга кирәк; чәчне ешрак тарау зарур; аскы һәм өске тешләр һәрвакыт бер-берсенә тиеп торсын; авыз гел ябык булсын; авызда һәрвакыт төкерек булсын; сулышның җиңел булуы шарт; йөрәк тыныч тибәргә тиеш; акыл һәм хәтер уяу булсын; арканы төз, туры йөртергә кирәк; эчне сыйпаштыргалап алу файдалы; күп сүз – юк сүз, аз сөйләргә өйрәнү мөһим; тән тиресе дымлы, майлы булсын; ешрак киерелү файдалы – сеңерләр гел тартылып – сузылып торсын, чөнки алар аша яшәү энергиясе ага.

23 декабрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.39 сәгатьтә калка, 17.23 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Аралашканда итагатьле булу сорала. Тамак, колак, калкансыман биз зәгыйфь, эндокринологка күренергә кирәк. Теш, күз, ревматизм,  артритны дәвалау нәтиҗә бирмәячәк, талак, тезләргә операция ясатмау хәерле.  Ашказанын, бронхларны, иммун системасын, борын авыруларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Тимергә бай ризыклар ашау файдалы.

Пешкән суган  шикәрне киметә

Газ мичендә яки микродулкынлы мичтә суганны кабыгы белән пешереп, 1 ай буена иртән ач карынга ашаганда, кандагы шикәр микъдары кими. Бу чараны табиб билгеләгән дарулар белән бер вакытта, өстәмә дәва буларак та кулланырга ярый. Кандагы шикәр нормальләшкәч, пешкән суганны ике айга бер тапкыр берәр атна буе ашап алырга була.

24 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.19 сәгатьтә калка, 18.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Һәртөрле аралашу, күмәк эш бүген авыр кичерелә. Йогышлы авыру эләктерү ихтималы бар. Аеруча тамак һәм тавыш ярылары зәгыйфь. Балтырга, үт куыгына операция ясатырга, аллергияне һәм гормональ чирләрне дәваларга, ач торырга ярамый. Аркага, йөрәк,  күзләргә операция ясату уңай нәтиҗә бирә. Баш авыртуын төрле үләннәр белән дәвалау файдалы. Дарулар начар тәэсир итә.

Кычкырма!

Көчле тавыш инсульт китереп чыгарырга мөмкин. Кеше кычкырганда, аның башына кинәт кан күтәрелә. Мондый сикереш исә баш мие тамырлары өчен бик зарарлы. Агрессив холыклы ир-атларда инфаркт, ашказаны җәрәхәте ешрак очрый, вакытсыз үлеп китү очраклары да күбрәк була. Ачулы вакытта махсус гормон бүленеп чыга һәм ул организмга бик зыянлы тәэсир итә икән.

25 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,  9.53 сәгатьтә калка, 20.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Һәртөрле яңалыкка омтылу хас. Башланган һәр эшне ахырына җиткерергә кирәк. Ашказаны –эчәк тракты авырулары кискенләшү тискәре эмоцияләрнең артык күп булуын күрсәтә. Физиотерапия, төрле майлар кулланып массаж ясату, мунча керү файдалы. Бронхлар, өске сулыш юллары зәгыйфь.

26 декабрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 10.21 сәгатьтә калка, 21.25 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Сизгерлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Көннең энергетикасы үпкәләрнең өске өлешендә туплана, шунлыктан сулыш юлларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Баш тиресе, лимфа төеннәре зәгыйфь. Аяк табаннарына операция ясатырга, панкреатитны, психика авыруларын дәваларга, теш алдырырга ярамый. Салкын тию ихтималы арта.

Баллы прәннек

Яртышар стакан шикәр, йөзем, төелгән чикләвек, үсемлек мае, 1 стакан су, 5 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы какао, 1,5-2 стакан он, 1 пакет камыркүперткеч,  берәр чеметем дарчин һәм кориандр кирәк. Тирән савытка шикәр, су, май һәм бал салып, бераз җылыталар, болгаталар, шуңа какаога кушылган дарчин белән кориандрны өстәп,  яхшылап туглыйлар. Чикләвек, йөзем, камыркүперткеч белән он өстәп, каймак куелыгындагы камыр туглыйлар,  аны майланган формага агызып, 160 градуслы газ мичендә 30 минут пешерәләр. Әзер прәннек өстенә джем, варенье яки куертылган сөт сыларга була.

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Кемеровчане предложили сотрудникам мэрии пересесть на общественный транспорт

СК: трем фигурантам дела об отравлении людей салатом предъявили обвинения

Снова в 90-е? СК раскрыл покушение на директора московского рынка

Праздники 19 июня 2024 года заинтересуют своими традициями и историей

Музыкальные новости

Более 500 спортсменов поучаствовали в фестивале «Спорт для всех» в Мытищах

В аэропорту Пулково задержали шесть рейсов и отменили еще один

Первый Международный фестиваль «Мир классического романса»

В Пензе стартовали соревнования по по мотокроссу на Кубок главы города

Новости России

СК: трем фигурантам дела об отравлении людей салатом предъявили обвинения

Бывший куратор трассы Москва - Екатеринбург получил 12 лет колонии

Праздники 19 июня 2024 года заинтересуют своими традициями и историей

"Сибирские врата ада" в Якутии расширяются быстрее, чем предполагали ученые

Экология в России и мире

Фрукт с сюрпризом: доктор Кутушов рассказал, чем опасен съеденный червь

Триумфальное возвращение Льва Лещенко на сцену спустя месяцы затишья. Артист презентовал дуэт с солистом группы “Парк Горького” Сергеем АРУТЮНОВЫМ

BIA Technologies повысила производительность сборки специй в компании FOSFOREL на 15%

Modest fashion day 2024

Спорт в России и мире

Теннисисты Рублев, Хачанов и Самсонова не сыграют на Олимпиаде-2024

Самсонова обыграла Александрову и вышла в финал турнира WTA в Хертогенбосхе

Курникова показала трогательные фото Энрике Иглесиаса

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС

Moscow.media

Храм Преображения Господня в Коммунарке

Выплаты в ОСАГО в I квартале этого года выросли существеннее, чем сборы

BIA Technologies повысила производительность сборки специй в компании FOSFOREL на 15%

В Коми ввели штрафы за «склонение к абортам»











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Москвичам рассказали, стоит ли ждать нашествия кровососущих этим летом

Праздники 19 июня 2024 года заинтересуют своими традициями и историей

Акция «Чистые окна»

Вильфанд: температура на 1-2 градуса ниже нормы ожидается в Москве