Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Райондашларыбыз самими балачак елларын хәтерләрендә барлыйлар

Балачак-җырларда гына җырланган, шаштырып көлдергән, кычкырып елаткан иң гүзәл чор. Балачак кеше тормышында кабатланмас, хәтердә иң яхшы сакланып калган гамъсез самими вакыт. Ул чактагы  күңелле мизгелләр дә, “борын канатканнар” да  җуелмас эз калдырган. Әйдәгез, кайбер балыкбистәлеләр белән балачакка кайтып килик әле.

Уенның тәмен белеп уйнадык

Сәлисә Гәрәевага 54 яшь. Оныкларына сокланып  үзенең бала вакытларын исенә төшерергә ярата ул.

-Без бала чакта рәхәтләнеп, уенның тәмен белеп, онылып уйный идек. Кышын, бияләйләр, итекләр боз булып катканчы урамнан керү юк. Еш кына “Патша төшерү” уйный идек. Тау башына менгән кеше патша була. Ул вакытта таулар да биегрәк булган күрәмсең, чана, чаңгы шуа идек. Өйдә утырган бала юк, барысы да урамда, кичкә кадәр балалар тавышы белән гөр килеп тора. 25-30 градус салкын булганда радиодан һава торышын тыңлыйбыз, мәктәптә укулар булмаячак дигән хәбәрне ишеткәч, мәктәпкә бармыйбыз. Киенеп урамга чыгып китәбез дә рәхәтләнеп уйныйбыз, укытучыларны күрсәк өйгә кереп качабыз, аннан тагын чыгып тирләп-пешеп уйнаганнар бер дә онытылмый. Шулай да яхшы укыдык, әти-әнинең йөзенә кызыллык китермәдек,-дип сөйли ул. Шунда күңеленә бик уелып калган бер вакыйганы искә төшереп үтте. “Турыдан барырга теләптер инде, кеше йөрмәгән  текә ярдан су буена төшәргә бара идем, яр белән кар арасындагы куышлыкка төшеп киттем. Бер якта текә яр, икенче якта кар. Атлаган саен кар ишелә. Кычкыра, кычкыра тавышым бетте. Күрше малае яр буйлап чаңгы шумаган булса, мине таба да алмаган булырлар иде. Ул ишетеп, әнигә әйткән, әни тартып чыгарганын һич онытасым юк”,-ди ул. Чанага телен дә ябыштырган чаклары булган аның.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманың тулы вариантын газетаның киләсе санда укый аласыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus