Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сугыш чоры балалары: күңел яшьләре әле дә тама

Үзем сугыш чоры баласы буларак үз башымнан ятимлек, ачлык ачысын күп үткәрдем.
Шуңа Украина вакыйгаларына бик борчылып яшим. Әти фронтка китеп берничә ай үткәч кенә дөньяга килгәнмен. Илдә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда абыйларым Петр белән Николайга 16-13 яшь, апам Аннага 9 яшь була. Шулай итеп әнием бик яшьли тол калып дүрт баланы тәрбияләп үстерә. Әтиемә фронттан әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Миңа ике яшь тулганда абыем Петрны сугышка алалар, ә өч ел үткәч икенче абыем Николайны да хәрби хезмәткә чакырдылыр. Сугыш тәмамланып биш ел үткәч кенәкайтты олы абыем. Тормышыбыз авыр иде. Өскә кияргә рәтле  кием, тамакка ризык булмады. Бигрәк тә әнигә безне сау-сәламәт үстерү өчен зур кыенлыклар кичерергә туры килде. Икенче абыем Николай хәрби хезмәттән кайткач кына хәлебез беркадәр яхшырды. Гаиләбез белән туйганчы ипи ризыгы ашый башладык. Ул урман кисүдә эшләп, безне азык-төлек продуктлары белән тәэмин итте. Казан шәһәренә эшкә чыгып китәч тә  үз ярдәменнән ташламады безне. Безнең кебек сугыш чоры балаларының ачы язмышы хакында бик аз язалар хәзер. Яшь буын менә шуларның барасын да белеп үссә иде. Тагын әйтәсе килгән фикерем шул, хөкүмәтебез тарафыннан да сугыш чоры балаларына ярдәм, игътибар җитми. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргән мәлдә, авылыбызда сугышта һаләк булганнар истәлегенә мемориаль такта куелса яхшы булыр иде теләк тә бар.
 
Василий Ефримов.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus