Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә журналистның премиясен 15 елдан соң кайтардылар

Әлмәт журналистикасында тирән эз калдырган, зур өлеш керткән, шагыйрь булуы белән дә район һәм республика елъязмасына алтын хәрефләр белән кереп калган Иван Винокуров исемендәге премия тапшыру тантанасы үтте.

Ниһаять, Әлмәт шәһәр һәм район, корпоратив массакүләм чараларында хезмәт куючыларның үз премияләре булдырылды. Булдырылды дию, бәлки дөрес тә түгелдер. Төгәлрәге, кайтарылды. Моннан унбиш ел элек Журналистлар берлегенең Әлмәт оешмасы тарафыннан гамәлгә куелып, беренче лауреат билгеләнгән дә иде инде. Ул чакта аңа ветеран журналист Әлфия Ярмиева лаек булды. Аннан соң бу эш туктады. Быел  журналистлар оешмасы һәм “Әлмәтнефть” идарәсе Иван Винокуров истәлеген кабаттан шул рәвешчә мәңгеләштерергә уйлады. Нефтьчеләрнең изге  нияте очраклы түгел, чөнки заманында “Әлмәтнефть” идарәсе 26 ел журналист стажына ия булган Иван Винокуровны  “Нефтяник” газетасына баш мөхәррир итеп чакыра. Кабатланмас язмалары белән дан казанган каләмәдәшебез 1994 елда, 64 яшендә арабыздан китә.

Мәртәбәле премия биш номинация буенча бирелде. Иван Винокуров исемендәге премиянең быелгы лауреатлар булып Сәрия Исхакова, Фоат Гайсин, Луиза Подъячева, Тимур Биктимиров, Адель Газизуллина танылды. Кызыксындыру премияләре  Светлана Антонова һәм Анастасия Вакатовага бирелде. Лауреатлар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Район башлыгы Мәҗит Салихов, “Әлмәтнефть” идарәсе профком рәисе Раиф Сафин тантананың әһәмиятен билгеләп үттеләр, журналистларга хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә матбугат ветераннары Иван Винокуров турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты, аңа багышлап язылган шигырьләрен укыды.

Мәшһүр шагыйрь исемендәге премия хәзер аның туган көненә (10 гыйнвар) һәм Әлмәттә матбугатка нигез салынган датага (23 гыйнвар) багышлап, ел саен тантаналы шартларда тапшырылачак.

Җылы хатирәләр, концерт номерлары белән узган тантанада тагын бер күңелле хәбәр ирештерелде – хәзер Татарстан Журналистлар берлеге Әлмәт оешмасының үзенең махсус бүлмәсе булачак. Анда райондагы матбугат тарихы чагылдырылган музей һәм башкалар оештыру да планлаштырыла.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus