Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның халык язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, “Татаркино” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Рәис Садриев, аларның иҗатташ дуслары районда укучылар белән очраштылар.

Татар киносын булдыру, үстерү һәм тамашачыга җиткерү өчен зур тырышлык куючылар – Татарстанның халык язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, “Татаркино” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Рәис Садриев, аларның иҗатташ дуслары районга килеп укучылар белән очраштылар. Аларны кунакка район кино учреждениесе җитәкчелеге чакырган.

 

 

Кунаклар Х Казан мөселман киносы фестивале кайтавазы итеп Татарстанның төрле почмакларында яшәүче тамашачыларга республикада төшерелгән нәфис һәм документаль фильмнарны күрсәтеп йөриләр икән. Бөтен дөньяга танылган атаклы биюче Рудольф Нуриевның әнисе безнең яклардан булгангадыр безгә күрсәтү өчен “Рудольф Нуриев. Рудик” кинофильмын алып килгәннәр алар.

–Бу фильмны төшерү – күптәнге ниятебез дә, хыялыбыз да иде. Әгәр Призединтебыз Рөстәм Миңнеханов акча бүлеп бирмәгән булса, мөгаен, ул һаман шулай хыял гына булып калыр иде. Фильмны Мәскәүдә, Казанда күрсәттек, тамашачы җылы кабул итте, дип аңлатты Рәис Садриев. Кино төшерү тарихын Рабит Батулла да сөйләде, бу фильмда кечкенә Рудольф ролен кече улы Нурбәк Батулла, эпизодик рольләрнең берсендә үзе уйнавын әйтеп үтте.

Укучыларга Казан кинематографистларының тагын бер эше – Беренче бөтендөнья сугышы турында “Возвращение памяти” дигән  документаль фильм да күрсәтелде. Аннары балалар Рабит аганы сырып алдылар, истәлеккә дип фотога төштеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus