Хәл Кама елгасының Тарловка поселогы янәшәсендә була. Чираттагы виражын ясаган вакытта кинәт кенә боз чытырдай башлый. Курыккан егет машинасыннан чыгып читкә йөгерә. Ни кызганыч, коткаручыларга шалтыратырга уйлаган егетнең телефоны аккумуляторы утырган булып чыга. Икенче көнне бу урынга килгән коткаручылар машинаның 16 метр тирәнлектә су төбендә булуын гына дәлилли алалар. Соңыннан егетнең машинасын яз көне генә алырга җыенуы мәгьлум була.
Мәгълумат чыганагы-TATPRESSA