Татарстан предприятиеләренең хезмәткәрләре алдындагы әҗәте әнә шундый. Эш хакларының кайчан бирүләрен көтүчеләрнең күпчелеге авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр. Аннан соң төзелеш, эшкәртү производствосы, транспорт, балыкчылык китә. Иң зур бурыч Лаеш районында – 14 миллион сумнан артык. Исемлектә Казан, Мөслим, Яр Чаллы бар. Әлмәтлеләр бу юлы кара исемлектә юк.