Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2015 ел хуҗасы нәрсә ярата? Бүләк сайлыйбыз

Көнчыгыш календаре буенча 2015 ел хуҗасы – яшькелт-зәңгәр агач Кәҗә (япон мәдәнияте буенча Сарык).

Кәҗә яки Сарык йон әйберләрне яратырга тиеш, ди белгечләр. Мисал өчен, свитер, бияләй, оекбаш, юрган һәм башка шуның ише кулланыла торган әйберләр белән ел хуҗасының да, бүләк алучының да күңелен күрергә була.

Кәҗәнең тик тормавын исәпкә алып, бик якын кешеләреңә бүләк ителгән туристик юллама яки актив спорт, я булмаса бию түгәрәкләренә абонемент та ярап куярга тиеш (бигрәк тә бүләк алучыга!). 

Бүләкләр сайлаганда, һичшиксез, ел хуҗасының нәзакәтле, матур хайван булуын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә хатын-кызларга оригиналь бизәнү әйберләре, ир-атларга – балдак, сәгать, галстук кадагыч һәм башка шуның ише әйберләрне курыкмыйча алырга була.

Тәмлетамакларга кыйммәтле кәҗә сыры бүләк итү дә ел хуҗасын юмалау булыр.

Кәҗәнең агач икәнен истә тотып (бу елның стихиясе агач була дигән сүз), бүләк урынына бүлмә гөлләре дә урынлы булачак.

Ел хуҗасы сувенирын сайлаганда да агач материалга өстенлек бирегез. Андый бүләк алучыларга уңыш юлдаш булыр, ди астрологлар.

Бүләкне төрү материалын зәңгәр һәм яшел төсләрдән сайлагыз – ялгышмассыз! Ә менә якынлашучы елда хорафатларга ышанучылар кәҗә яки сарык тиресеннән эшләнгән әйберләрне бүләк итүне ел хуҗасын санламау белән тиңлиләр. Ни генә булмасын, бүләк алу һәм бүләк итү күңелле булсын өчен, аны чын йөрәктән башкарырга кирәк. 

Рәдифә Ногманова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus