Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сихәт тәмен белүче Сафия

Чәй беренче чиратта дәвалау үзлегенә ия, аны үләннәрдән ясасаң, тагын да шифалырак була. Сафия апа Кәримова моны яхшы белә.

Күпләребез 15 декабрьнең Халыкара чәй көне булуын бәлки белмидер дә әле. Хәзер кибетләрдә сатыла торган чәй пакетларына күнегеп киләбез. Элеккеге такта чәйләр бөтенләй онытылды. Ә бит чәй беренче чиратта дәвалау үзлегенә ия, аны үләннәрдән ясасаң, тагын да шифалырак була. Сафия апа Кәримова да моны яхшы белә. Авырганда дарулар белән түгел, ә үләннәр белән дәвалана, чәйне дә үзе әзерләгән чәчәкләрдән генә пешерә. “Дару безнең аяк астында”, – дип саный ул. Әллә шуңамы, әлеге мөлаем, ягымлы ханымга һич кенә дә 66 яшьне бирмисең...

Сафия апаны күпләр абыстай буларак белә. Нәдер авылының “Рифкать” мәчетендә инде 16 ел авылдашлар күңеленә иман иңдерә ул. Үзе - Әлмәтнеке. Күп еллар нефть тармагында хезмәт иткән, гаиләләрендә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Моннан 18 ел элек намазга баскан.

-   Әнием дини карчык иде. Без үскәндә динне тыйдылар. Хәтерлим, кача-поса ураза тоталар иде. Әмма әниләр салып калдырган иман орлыклары олылайгач, шытып чыкты. Үзлегемнән гарәп телен өйрәндем. Аннан мәчеткә йөреп киттем. Хәзер динне күтәрәләр, Аллага шөкер, безнең өчен бөтен юллар ачык, - ди Сафия апа.

Динне олылавы бер булса, аның үләннәр белән “дус” булуы икенче үзенчәлекле ягы. Шуңа да якын-тирәдә аны иман гына түгел, ә сихәт иңдерүче буларак та беләләр. Адәм затына авырулар белән бергә, аларны җиңеп чыгар өчен шифалы үләннәр дә бирелгән бит! Үләннәрне Сафия апа иртәнге якта җыярга тырыша. Алай эшләгәндә, аның файдасы күбрәк була. “Төштән соң, үләннәргә шайтан төкерә” дигән әйтем дә юкка гына халык телендә йөрмидер.

Сафия апада нинди генә үләннәр юк! Юкә чәчәген температура төшерүче үлән буларак куллана, салкын тиюне куа. Гөлҗимеш  чәчәген һәрвакыт чәйгә салып эчә икән. Гомумән, Сафия апа чәй эчүне үзе бер фәлсәфә дип саный. Кибетләрдә сатыла торган кыйммәтле чәйләрнең сихәтенә ул ышанып бетми. Урманда, бакчада үсеп утырган үлән, бөреләрдән пешерелгән чәйнең файдасы күп булуына басым ясый.

Сафия ападан бөтен чирләргә дә дәва була алырдай үләннәрне дә сорадым. Аның фикеренчә, олыгая төшкәннәргә иң шифалы үлән булып әрем санала икән. Аның төнәтмәсен, яки киптерелгән яфрагын әз-әзләп эчәргә, ашарга кирәк. Көненә ике бөртектән башлап, әкренләп унга җиткерергә, аннан тагын икегә калдырырга кирәк. Яңа гына өзелгән әремне төеп, авырткан урынга япсаң да, файдасын шундук сизәргә була. Миләш тә иң шифалы агач санала. Һәр кеше бакчасында үсеп утырса да, аны бик сирәкләр генә куллана. Йөз чиргә файдалы гап-гади дару бит бу!

Сафия ападан шуны да белдем: суган төбеннән чыккан сокны герпес, ирен ярылу, тамак авырулары вакытында, хәтта теш авыртканда да  файдаланып була икән. Суганның төбен аз гына пычак белән кисеп алсаң, аннан ак төстәге сок чыга. Менә шул мең төрле сихәткә ия дә инде. 

-   Бүген  рак, төрле шеш авырулары калыкты. Нилектән чыкканын хәтта табиблар да төгәл генә әйтә алмый. Минемчә, онкология – күңелдә калган үпкәләү, рәнҗешләр аркасында килеп чыга. Шикәр чиренә дә әнә шул күңел калулар сәбәпче була ала. Элек-электән калган кагыйдәләрне дә онытып барабыз. Тәрәзәләрне юмасаң, күз авырулары килеп чыгарга мөмкин. Бозык кешеләрдән, сихер, күз тиюләрдән “Бисмилла” саклый. “Күз тию бәндәне- гүргә, агачны - утка, хайванны - казанга кертер”, дип язылган бит. Тәһарәт, гөсел коену хатын-кыз өчен бик кирәкле нәрсә. Хәтта тәһарәтсез бала имезергә дә ярамый, - дип Сафия апа үзенең киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

Әйе шул, замана артыннан куып, кайчак гап-гади тормыш кагыйдәләрен онытып җибәрәбез. Сәламәтлек тә, күңелле яшьлек тә, тыныч картлык та үзебездән генә тора, югыйсә. Сафия апа белән күрешкәннән соң, мин янә шуңа инандым.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus