Иң матур бүләк – үз кулың белән [+МАСТЕР-КЛАСС]
Әлмәттә яшәүче Гүзәл Хөснетдинова-Рәхмәтуллинаның остарып китүенә олы кызы Руфинә сәбәпче. Кызы белән бергәләп ясаган ике эше республика күләмендәге кул эшләнмәләре бәйгесендә беренче һәм өченче урынны да ала хәтта.
.Яңа 2015 елга аяк басарга 19 көн генә калып бара. Милләтебез яки динебезгә бәйле булмаса да, Совет чорыннан гадәткә кертелгән бу бәйрәмне күбебез көтеп ала. Яңа ел чыршысы, ялтыравыклы уенчыклар-укалар, өстәл тулы сый-нигъмәтләр, мандарин һәм, әлбәттә, бүләкләр алмашу чоры бу! Кемдер аларны эзләп, сәүдә нокталарын айкый, кемдер бүләкне аның акчалы эквивалентына алыштыра, ә кемдер үзе ясый. Җитешмәүчелек чоры артта калган дәвердә кая да сатыла торган кием-салым, косметика, җаның теләгән сувенирга караганда, “хенд мейн” стилендәге күчтнәчләрне алырга һәм бүләк итәргә яратучылар артып китте. Чөнки андый бүләк белән якыннарыңны һич югы гаҗәпләндереп һәм сокландырып була.
Әлмәттә яшәүче Гүзәл Хөснетдинова-Рәхмәтуллинаның остарып китүенә олы кызы Руфинә сәбәпче. Бакчада йөргәндә дә, мәктәпкә киткәч тә, гадәттә, төрле бәйге-күргәзмәләргә катнашырга кул эшләнмәләре сорыйлар. Башта вак-төяк уенчык, табигый материаллардан аппликация эшләп караган Гүзәлне соңрак топиарий (формалаштырып агач кисү сүзеннән, “бәхет агачы” исемле сувенир) ясарга күнегеп китә. Кызы белән бергәләп ясаган ике эше республика күләмендәге кул эшләнмәләре бәйгесендә беренче һәм өченче урынны да ала хәтта.
Гүзәлнең инде Руфинәгә ияреп икенче кызы Рената да үсеп килә. Актив әнинең осталыгын бер күреп калган тәрбиячеләр дә аны “тынгылыкка калдырмый”. Нәтиҗәдә Гүзәлнең яңадан-яңа эшләрен төрле күргәзмәләрдә күрергә була.
Бүген безгә Гүзәл Яңа ел такыясы ясарга тәкъдим итә.
Аның өчен кыйммәт булмаган төсле чыршы уенчыклары, тимерчыбык, бант ясау өчен тасма кирәк. Ясау вакыты нибары 15-20 минутка сузыла.
1. Тимерчыбыкка уенчыкларның эресен-вагын аралаштырып тезәсең.
2. Такыя әйләнәсе тулгач, яхшылап тоташтырасың.
3. Беркетелгән урынына нечкә тимерчыбык белән бант беркетәсең.
4. Яңа ел төсмере кертүче бүләк такыя әзер.
Рәдифә Ногманова
Автор фотолары