Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге инвалид балалар, аларның гаилә әгъзаларын социаль адаптацияләү һәм реабилитацияләү эшчәнлеген җәелдерә бара. Инвалидлар декадасы кысаларында үзәк инвалид балаларга боз сараена сәяхәт оештырды. Балалар биредә фигуралы шуу осталары чыгышын карады, хоккей спортын үз итүче малай-кызлар белән аралашты, мавыктыргыч уен-бәйгеләрдә катнашты. Чара чөй өстәле артында дәвам итте.
Спорт сәламәтләндерү үзәгендә инвалидлар арасында йөзү буенча район беренчелеге узды. Анда катнашучылардан иң өлкәне Мария Ионоваиде. Ярыш нәтиҗәләре буенча ир-атлардан Дмитрий Симонов, хатын-кызлардан Наталья Ямашева җиңүче булды. Җиңүче һәм призлы урын алучыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Декада кысаларында Зәй районы җитәкчелеге ел да “Тату гаилә” коррекция балалар бакчасында булып, аның эшчәнлеге белән таныша. Биредә район җитәкчесе Разиф Кәримов һәм хайрияче оешмалар – “Техно”, ГРЭС, су каналы оешмаларыннан вәкилләр, мәгариф, спорт идарәләре башлыклары, бүләкләр белән килеп, төркемнәрдә булды, балалар белән аралашты, нәниләр чыгышын карады.