Әдибәнең яңа китабына төрле елларда язылган хикәя-повестьлары тупланган. Анда шулай ук авторның вакытлы матбугатта басылып барган әдәби-публицистикасы да урын алган. Татар теленең нәфислеген, йомшаклыгын тоеп, күтәрелгән проблемаларны тирәннән аңлап язылган әсәрләр җиңел укыла һәм уйландыра да. Ә төп тема исә сөю-мәхәббәт хисләре, туган як, туган җир язмышы. Китапка шулай ук язучының үзе һәм иҗаты турындагы мәкаләләр дә кертелгән.
Матур тышлыктагы “Зәңгәр дуга” быелгы Ат елында әдәбият һәм китап сөючеләргә искитмәле бүләк булыр һәм ул һәркемне дә үзенә җәлеп итәр.
Фото "вконтакте" сайтыннан алынды.