Бүген Россиядә Чечен Республикасында контртеррорестик операция үткәрелүгә 20 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәйнең Җиңү Бульварында мәңгелек утка чәчәкләр салу, һәлак булган райондашларыбызны бер минут тынлык белән искә алу булды. Анда хәрби комиссариат, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткәннәрнең “Боевое братство” җирле бүлеге әгъзалары, 3 нче мәктәп һәм коррекция мәктәбе укучылары катнашты.
-Районнан Чечняда барган сугышларда 200 гә якын егет катнашуы билгеле. Шулар арасыннан һәлак булган өч егетебез – Валерий Утяганов, Валентин Скобелев, Алексей Черновның каберләрен, алар хөрмәтенә урнаштырылган мемориаль такталарны без даими игътибар үзәгендә тотабыз. Ә соңгы елда гына бу исемлеккә Гулькин авылыннан Хушвахт Киргизов өстәлде. Ул Чечняда контракт нигезендә хәрби хезмәт үткәндә һәлак булды. Без аларның берсен дә онытырга тиеш түгелбез, -диде хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.
Истәлекле дата уңаеннан шәһәребездә үткән чарада Валерий Утяганов белән Чечняда бер батальонда хезмәт иткән Чаллы егете Алексей Васенин да катнашты.
Без Валера белән хәрби хезмәткә алынган вакыттан ук бер төсле юл үттек, дисәк тә ялгыш булмас. Ул минем күңелемдә кыю, батыр ир-егет булып кереп калды. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Валера белән бергә шартлаган машина әле дә булса күз алдымнан китми. Без Чаллыдан 6 егет хезмәт иттек, җиденчебез Валера иде. Ә туган җиргә исән-сау бишебез генә кайтты, - диде ул.
Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, ул “Боевое братство” әгъзалары белән берлектә егетләр хөрмәтенә куелган истәлек такталарын карады, Валераның туганнары хәл-әһвәлен белеште.
Бу көнне мәктәп укучылары өчен “Батырлык дәресләре” үткәрү дә онытылмады. “Форпост” җитәкчесе Алексей Алексеев казу эшләре барышында табылган сугыш эскпонатларыннан күргәзмә оештырып, Кадер, Бура-Киртә авылы укучылары белән очрашты.