Зәйдә волонтерлар слеты үтте (фотолар)
Бүген Зәйнең “Космос” яшьләр үзәгендә IV район волонтерлар слеты үтте. Аңа шәһәр мәктәпләренең иң актив укучыларыннан торган волонтерлар командалары чакырылган иде. Бүгенге көндә районда төрле иҗтимагый эшләрдә, мәрхәмәтлелек акцияләрендә актив катнашучы меңнән артык яшь волонтерыбыз бар, горурланып, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова. Ә идарә каршында “Кайгырту” ирекле волонтерлар хәрәкәте оешуга6 ел тулды.
Бу вакыт эчендә мәрхәмәтле яшьләребез ярдәмчесез калган өлкәннәрне дә, авыр социаль хәлдәге гаиләләрне дә онытмадылар, кирәкле пропаганда эшен алып бардылар, үзенчәлекле хәйрия чаралары да оештырдылар.
Волонтерларның кешелек дөньясы яшәеше өчен керткән өлешләре чиксез, ә аларның бер өлеше яшь зәйлеләр икәнен белеп тору үтә куанычлы, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова. Һәм ул ел саен районда үткәрелүче “Язгы игелек “ атнасы нәтиҗәләренә дә тукталды, бу чорда игелекле гамәлләре белән танылып беренче урынны яулаган 3нче мәктәп волонтерларына Рәхмәт хаты тапшырды. Әлеге мәктәп бу мактаулы исемгә берничә ел рәттән лаек булып килә.
Слет барышында шулай ук иң-иңнәрне аерып тәбрикләү дә күркәм традиция булып саклана. Бу юлы активист волонтерлар бассейнга, “Синьор Помидор” кафесына, “Амирэль” матурлык салонына йөрү өчен ташлама бирүче карталар белән бүләкләнде. Алтын картага – 4нче мәктәптән Эмилия Рамазанова, 3нче мәктәптән Александр Суханов, көмеш картага 7нче мәктәптән Юлия Афанасьева, 2нче мәктәптән Любовь Панферова лаек булды.
Соңыннан волонтерлар командасы иҗади эш буенча үз проектларын якладылар.