Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә пенсия фондына бурычлылар белән эшләү актив бара

Зәй пенсия фонды идарәсе, суд приставлары белән берлектә, бурычлы эшмәкәрләр һәм җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләрең әҗәтләрен җыйнау, закон нигезендә катгый чаралар күрү  буенча чираттагы рейдлар башлады. Районда бүгенге бурыч 500дән артык шәхси эшмәкәр исәпләнә. Аларның гомуми бурычы 21 млн. сум тәшкил итә. 123 эшмәкәрнең бурычы 50 мең сумнан артып китә. Боларга өстәп, бурычлы җәмгыятьләр дә шактый. Аларның бурычы 59 млн. сум. Районда 6 оешма банкротлыкка чыккан, аларның бурычы 37 млн. сум белән исәпләнә. Бүген суд прставлары Ирина Ямашева, Илнур Зәйнетдинов, пенсия фонды идарәсенең бурычларны кайтару эше белән шөгыльләнүче бүлек башлыгы Лилия Әгъләмова чираттагы рейд барышында бурычлары шактый җыелучыларның берсе “ Евроокно” ҖЧШда булдылар.

- Бүгенге көнгә әлеге предприятиенең пенсия фондына күчерергә тиешле суммасы 300 мең сум белән исәпләнә. Ә суд приставлары аша без бу сумманың 85 мең сумын кайтару хәселенә керештек. Оешма җитәкчесенә инде берничә тапкыр бурычларны түләргә чакырган кисәтү җибәрелде, әмма әлегә без каршы яктан бернинди дә чара күрелүне сизмәдек. Хәзер исә предприятиедә эшләнгән әйберләргә арест салына, - ди Лилия Әгъләмова.

Ә ширкәть җитәкчесе пенсия фондына бурычны вакытында җитештерү күләме юклык белән аңлата.

- Оешма сыйфатлы агач тәрәзәләр, агач әйберләр әзерләү белән шөгыльләнә. Һәм без  китерелгән материалдан тиешле әйберләрне ясаган өчен генә керем алабыз.  Кызганыч, җитештерелә торган продукциягә районда сорау юк. Ә төрле биналарга тәрәзәләр эшләү өчен тендер оту, агач материалларның кыйммәт булуы нәтиҗәсендә мөмкин түгел. Шул сәбәпле оешманың бурычлары күп җыелды , -ди җитәкче.

Бүген “Евроокно” ҖЧШдә 28 кеше эшли, аларга хезмәт хакы өчен шактый сумма кирәк. Әмма ничек кенә булмасын, оешма фондка закон нигезендә акча күчерергә бурычлы. Шуңа да складта булган, әйберләргә арест салынды. Алар предприятие тарафыннан реализацияләнгәндә сатудан кергән билгеле сумма пенсия фондына күчерелергә тиеш була, ә инде бер ай эчендә сатылмаса, алар суд приставлары карамагына куелырга мөмкин. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus