Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистай электр челтәрләре оешканга 50 ел булды

Электр энергиясе белән безнең районны Чистай электр челтәрләре тәэмин итә. Бу зур предприятие оешканга  әлерәк кенә 50 ел булды. Ә районда электр челтәрләре 1974 елда барлыкка килә. Шулай итеп, өйләребезне якты, эш урыннарыбызны уңайлы иткән энергетиклар үткән атнада үз оешмаларының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр.

 

Каманың бу ягындагы 7 районны өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итеп торучы Чистай электр челтәрләре  Идел буе районында иң эреләрдән санала. Аз гына эңгер-меңгер  төшүгә тизрәк стенадагы кабызгычка сузылганда, бер бармак  белән басуга өйләребез нурга чумганда, билгеле инде, беребез дә электр энергиясен өйләребезгә китерүчеләр турында искә дә төшермибез. Әмма берничә сәгатькә генә ут бетеп торсын әле! Оешма-предприятиеләрдә бөтен эш туктала. Шунда тизрәк телефонга ябышабыз – район электр челтәрләренә нәрсә булды, кайчан ут булачак? дигән сорауларны яудырабыз. Ә алар, көн дими, төн дими, язгы-көзге юлсызлыкта, кышкы салкын, бураннарга карамый тизрәк ватылганны төзәтергә, өзелгәнне ялгарга ашыга.

 

Чистай электр челтәрләренең юбилеен район энергетиклары бик зурлап үткәрделәр. Һәм үз адресларына мактау, хезмәтләренә югары бәя ишеттеләр. Бәйрәмне алып баручылар Әлки район челтәрләренең элеккеге җитәкчеләре Шәүкәт Вәлиевны, Владимир Самарцевны, Рафаэль Хәлиуллин белән Алексей Кольчикны искә төшерделәр, кичәгә килгәннәрне алкышладылар.

–Башта районда бердәнбер подстанция бар иде. Аннары Юхмачы, Түбән Әлки, Югары  Колчурино, Салман авылларында яңа подстанцияләр төзелде. Нәтиҗәдә энергиягә ихтыяҗ тулысынча капланды,–диделәр бәйрәмне алып баручылар.

Әлки электр челтәрләре – зур һәм бердәм коллектив, биредә 50 дән артык кеше эшли. Аларның яртысы яшьләр. Безнекеләр – берләшмәдә иң яшь коллектив. Бусы инде алга таба үсү, ныгу өчен төп шарт үтәлә дигән сүз: өлкәннәр әле генә килгән белгечләр белән тәҗрибә уртаклашалар, осталыкка өйрәтәләр. Яшьләр исә аларга лаеклы алмаш булып җитешәләр.

Ә үрнәк алырлык белгечләр электр челтәрләре коллективында аз түгел. Аларның тырышлыгын, уңганлыгын юбилей кичәсендә Мактау грамоталары, бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Район җитәкчелеге исеменнән котлап, инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Ринас Сәлахов Рифкать Нургаязовка, машина йөртүче Анатолий Пимурзинга, диспетчер Алмаз Гатауллинга район башлыгы кул куйган мактау кәгазьләре тапшырды.

 

Чистай электр челтәрләре җәмгыяте генераль директоры Александр Наумов болай диде:

–Ярты гасыр вакыт эчендә предприятиенең матди базасын ныгыту, аны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү буенча барлык район челтәрләрендә дә күпкырлы эш башкарылды, моңа зур күләмле средстволар тотылды. Үзәккә үтәрлек салкыннарда да, кызуда да сез, үз эшегезне белеп, олы җаваплылык белән башкарасыз.

Аннары җитәкче Әлки район челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафинны алтын кул сәгате белән  бүләкләде, ә оператив бригада монтеры Равил Сабитовның рәсеме  җәмгыятьнең мактау тактасына куелганны әйтте.

 

“Чистай электр челтәрләре” ААҖ нең Мактау грамоталарын район электр челтәрләренең беренче җитәкчесе Шәүкәт Вәлиевка, ветеран Мөдәррис Вәлиевка, әйдәүче инженер Дмитрий Гнеденков белән монтер Фәнис Сәгыйровка, ә Рәхмәт хатларын Александр Бугарцовка, монтерлар Искәндәр Төхвәтуллин белән Эдуард Гариповка, диспетчер Ленар Гайнуллинга тапшырдылар. Шунысын да әйтеп үтик, һәр бүләкләнүчене хезмәттәшләре кул чабып алкышлады.

 

Юбилей –күңелле вагыйга инде ул. Энергетиклар бәйрәме дә күтәренке рухта үтте. Аларны үзенең матур җырлары белән Альбина Апанаева сөендерде. Коллективта эшләүче һәркем диярлек үз адресына җылы сүзләр ишетте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus