Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә бала зыян күргән
Бәхеткә, бала махсус җайланма белән беркетелгән булган.
7 декабрьдә 13 сәгать 10 минутта Әлмәтнең Геофизик урамында 15 нче йортка каршы Шевроле Лачетти автомобиле йөртүчесе 1973 елгы ир-ат Шоссе урамы ягыннан Терешкова урамы юнәлешенә хәрәкәт иткән вакытта светофорның яшел утында сулга борылырга уйлый һәм каршыга туры килүче ВАЗ 21041 автомобиленә комачаулык тудыра. Нәтиҗәдә ВАЗ 21041 автомобиле электр баганасына бәрелә. Анда утырган пассажир – 5 нче сыйныф укучысы зыян күрә һәм тән җәрәхәтләре белән медсанчастька озатыла. Бәхеткә, укучы балалар каешы белән беркетелгән булган.