Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Район үзәгендә инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә оештырылды

Мәктәпләр, авыл җирлекләре вәкилләре алып килгән продукция мулдан, бәяләре дә күңелгә ятышлы булды.

Районыбыз халкы мондый ярминкәләрне түземсезлек белән көтеп ала. Сәүдә барган урында кешеләр белән сөйләшеп алгач, моның шулай булуына тагын да инандык.

 

 

Базарлы Матактан Хафиз Галәүетдинов хатыны Тәслимә апа белән килгән.

–Бик хуплыйбыз мондый ярминкәләрне. Бәяләр дә кулай. Сайлап алырлык товары да бар. Юнь бәядән генә менә каз алдык,–ди алар.

Чыннан да зур әзерлек белән килгән сатучылар ярминкәгә. Күпләр теләгән әйберен сатып ала алды. Сөинең литры – 20 сум, каз түшкәләре 800 дән 1000 сумга чаклы, сыер итенең килосы 230 сум, кишер 15 сум, кәбестә 12 сум, кызыл чөгендер 10 сум иде Балның 3 литрлы банкасын умартачылар 1мең сумга сатты, араларында 500 сумга җибәрүчеләр булды. Мәтрүшкә, мунча себеркесе, тозлаган гөмбә, төрле кайнатмалар, тозлы кыяр-кәбестә, хәтта сарык йонына хәтле бар иде.

Кышкы суыкның бик тиз аякка үтүе җитә калды, күрәсең, 800 сумнан киез итекләр дә әйбәт сатылды. Балык яратучыларга да килограммын 100 тәңкәдән сайлап алырлык продукция бар иде.

–Бөтен нәрсә дә бар. Аена бер уздырсалар мондый ярмикәне, без бик шат булыр идек. Кибет киштәләрендәге кем тарафыннан һәм нинди шартларда җитештерелгәнлеге билгеле булмаган продукцияне алганчы, үзебездә  үстерелгәнне сатып алуны кулайрак күрәбез,–ди Базарлы  Матактан пенсионер Федор Казачкин.

 

Әмма терлек асраучыларның өметләрен акламады ярминкә. Дөрес, “Хузангай” кооперативы килограммын 5 сумнан көрпә, “Кызыл Шәрык-Агро” 7 сумнан арпа сатты. Ә менә тавык җиме – бодай, зур маллар өчен печән, салам алу нияте белән килүчеләр буш кайтып китте.

Киләсе ярминкәләрдә оештыручылар халыкка бик кирәкле терлек азыгын сатуга чыгаруны да күздә тотсыннар иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus