Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сугыш чоры балалары: ир йөрәкле Агафия

Республикабызда якташларыбызның тылдагы хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү, “Татарстан Республикасының тыл геройлары” Хәтер китабына мәгълүматлар туплау буенча зур эш алып барыла. Без дә Бөек Ватан сугышы чорында бүләкләргә лаек булган якташларыбыз–тыл хезмәтчәннәре турында кыскача биографик очерклар бастыра башлыйбыз.
Агафия Порфирьевна Архипова 1912 елның 15 маенда Кызыл Йолдыз районының Шомырбаш авылында туа. Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килә. Агафия яшьтән әти-әнисенә булышып үсә. Нәрсәгә тотынса шуны булдыра: тегә дә, бәйли дә, тукый да, чигә дә. Үзенә, туганнарына киемнәр тегә.
Башлангыч белеме генә булган Агафия гомере буе тракторчы булып эшли. Тырышлыгы, техниканы яхшы белгәне өчен бригадир итеп куялар үзен. Бригада өч авыл тракторчыларын берләштерә. Хезмәт сөючән, кырыс җитәкче хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Эш исәбен төгәл алып бара. Үзе дә һава торышының нинди булуына карамастан юлдан, кырдан  кайтып керми. Еш кына тракторлар өчен запас частьләрне дә үзе юллый, район үзәгенннән хезмәт хакын үзе алып кайтып тарата. Кайвакытта берничә көн юлда булырга туры килә аңа. Бигрәк тә язгы–көзге пычракларда, кышкы бураннарда, салкыннарда читен була. Авылларда кунып калган очраклар да  еш кабатлана. Агафия нең бригадасы ешт кына алдынгылар рәтенә чыга.
Сугыш елларында Агафия Порфирьевна бөтен көчен фронтка ярдәм итүә багышлый. Авыл кешеләре дә дошманны бердәмлек белән генә җиңәргә мөмкин булуын яхшы аңлыйлар.Ач- ялангач килеш төнне көнгә ялгап җиңү хакына эшлиләр. 1945 елның 24 июнендә Агафия Архипова “За трудовое отличие” медаленә лаек була.
Сугыштан соң да эшен ташламый ул. 1950 елда колхозларга куәтле Дт-54 тракторлары кайта башлый. Агафия башка тракторчылар белән берлектә яңа техниканы өйрәнә. Трактор бригадасы тырышлыгы белән бөртеклеләрдән югары уңыш алалар.
Ул Татарстан АССР Югары Советына депутат булып сайлана. Берничә мәртәбә Мәскәүгә съездга бара. “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Гомеренең соңгы егерме елын Казанда яши. 1944 елның 9 апрелендә вафат була. Туган авылы Шомырбашта җирләнә.                                                

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus