Тиздән халыкны"Халык дружиналары" саклый башлаячак
Татарстан Дәүләт Советының соңгы утырышында " Халык дружиналары" булдыру хакында закон проекты тикшерелде.
Бу проект беренче укылышта кабул да ителде. Әлеге документ " Җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы" дип атала. Ул дружиначыларның махсус билге, таныклык Һәм киемнәренең нинди булачагын да тәгаенли. Татарстан Президенты Рөстәм Мңнеханов шушы максат өчен 8 миллион сум акча бүлеп бирергә боерган.