Канатлар очканда ныгый
Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге кубогына Ризаэддин Фәхреддингә багышланган «Бел телеңне, бел халкыңны, бел халкыңның тарихын» дигән икенче ачык интеллектуаль бәйге узды. Мин аннан зур канәгатьләнү хисләре кичереп кайттым. Дары базында дары бетмәгән икән әле дигән фикергә килдем мин. Укучыларга бирелгән 25 сорау өч темага бүленгән: «Ризаэддин хәзрәт», «Бөекләр белән биекләргә!», «Ирекле тема». Бәйгедә 2, 3, 4, 12, 18, 29, 52, 54, 58, 79нчы мәктәпләр һәм гимназия-лицейлар катнашты. Һәр команданың үз исеме, үз капитаны. Исемнәрнең барысы да күңелгә ятыш: «Милләт кызлары», «Яшь мирасчылар», «Таң йолдызы», «Фикердәшләр», «Тукай оныклары», «Ак җилкәннәр», «Дуслык», «Очкыннар», «Балкыш». Ике сәгатькә якын барган бәйгедә 52нче мәктәп командасы 1 урынны һәм күчмә кубокны яулады. Җитәкчеләре Резеда Хәсәншина куанычын яшермәде. Директор урынбасары Дания Гайнетдинова белән бергәләп әзерләгәннәр икән укучыларны. Икенче урынга 29нчы гимназиянең «Яшь мирасчылар» командасы чыкты. 3нче дәрәҗә диплом һәм бүләк 4нче мәктәпнең «Ак җилкәннәр» командасына эләкте. Алардан бик азга гына калышкан 2нче гимназия командасына, «Рәхмәт хаты»ннан тыш, өстәмә бүләк тә бирелде.
Бәйгене йомгаклап, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Шамил Закиров катнашучылар арасында җиңелүчеләрнең булмавын әйтте. Барлык катнашучы командалар да «Рәхмәт хат»лары һәм истәлек бүләкләре алды. 84нче лицей командасы, бәйге өчен җаваплы булганлыктан, ярышта катнашмады. Ләкин аларның хезмәте дә югары бәяләнде.