Кайнар алкышлар
Безнең 58нче мәктәп укучылары ел саен концерт-тамаша белән Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына баралар. Әлеге йортка баручыларга быел «Өлкәннәр көне» уңаеннан безнең «Елмаю» тимурчылык отряды да кушылды. Әле 3нче сыйныфта гына булсак та, инде күп кенә файдалы эшләрдә катнашырга өлгердек. Бу юлы концерт номерлары әзерләдек. Анда эшләүче хезмәткәрләр безне бик җылы каршы алдылар. Биредә яшәүче апа-абыйлар, әби-бабайлар да бик сөенделәр. Алар өчен әзерләгән концертыбызны да «кайнар» алкышларга күмделәр. Без аларга күчтәнәчләр өләштек. Ахырдан интернат директоры безгә Рәхмәт хаты тапшырды. Тагын килергә сүз биреп кайтып киттек.