Дөньядагы иң йомышак куллар
Кем генә үз әнисен яратмый икән дә, аны хөрмәт итми икән. Әйе, без барыбыз да әниләребезне яратабыз. Ничек яратмыйсың аларны?!
Әниләр безне тапкан, ак биләүгә биләгән, елаганда юаткан, көлгәндә шатланган. Ә әниләрнең куллары безне кечкенә чакта юындырган, киендергән, бәйләгән, теккән. Тәмле-тәмле ризыклар пешерүче дә, чәчләребезне матур итеп үреп бантик тагучы да шул ук әниләребезнең кулы.
Безнең әниләребез кайларда гына эшләмиләр. Шул ук куллар кием дә тегә, бәйли дә, счет төймәсе дә тарта, руль дә тота, ипи дә пешерә, матур гөлләр дә үстерә. Саный китсәң, ниләр генә эшләми икән ул куллар. Тимер дә туза диләр. Бу куллар да гомер узган саен кытыршылана, нәфислеген югалта. Ләкин нинди генә булса да, ул куллар йомшаклыгын югалтмый. Шул куллар башыңнан бер сыйпап узса да җанга рәхәт булып китә.
Шул куллар турында шагыйрьләр шигырь да яза. Җырларда да «әниемнең йомшак, җылы куллары» дип җырлыйлар.
Менә ни өчен икән без «әниемнең йомшак куллары» дип әйтәбез.