Кабул булсын теләкләр!
Әнием иртә тора да,
Кулына Коръән ала.
Изге китапны укып ул
Күңелдән дога кыла.
Әниемне бик яратам –
Шигырем аның турында.
«Иманлы бул, балам», – диюе,
Һәрчак минем уемда.
Намаз укып, дога кылып,
Телим изге теләкләр:
Җәннәттә дә бергә булыйк,
Кабул булсын теләкләр!