Иң тыныч өй
Күптән түгел Чаллының Сидоровка бистәсендә кунакта булырга туры килде. Ишектән узып, зәвык белән бизәлгән залга кереп килүгә, мине курчак кебек кечкенә ике игезәк кыз каршы алды. Берсенең кулында планшет, икенчесенең телефон. Замана балалары – шунда ничектер уйный да беләләр бит әле!
– Ничә яшьтә соң бу матур кызлар?
– Ике, – дип җавап бирде әниләре Әдилә ханым. – Монысы – Гайшә, монысы – Әминә.
«Монысы – Гайшә, монысы – Әминә» дип әйтүе генә җиңел. Әле ярый киемнәрендә чүт кенә аерма бар икән. Югыйсә, бу балаларны аеру бөтенләй мөмкин түгел.
– Сез түгел, әтиләре дә аера алмый, – дип елмая Әдилә ханым, – Гайшә дип сөя башлый, Әминә булып чыга, Әминә дигәне Гайшә.
Ә бу 8 яшьлек зур егет – Азамат исемле икән. Безнең күзлектән, өч бала да бик күп кебек, ә менә Абяновларда бу, кем әйтмешли, кечкенәләр командасы гына. Ике егетләре әле мәктәптә. 17 яшьлек Хайрат белән 13 яшьлек Алмаз Чаллының татар-төрек лицеенда укыйлар.
Кызларыбызның әле берсен, әле икенчесен юата-юата, Әдилә ханым белән балалар, аларның кызыксынулары, мавыгулары, һәм без – әти-әниләр кулланган тәрбия ысуллары турында сөйләшеп утырабыз.
– Гаиләдә беренче баланы дөрес тәрбияләргә кирәк, – дип үз тәҗрибәсе белән уртаклаша башына матур итеп яулык бәйләгән, озын күлмәк кигән, япь-яшь, сөйкемле Әдилә ханым. – Калганнары барыбер олы балага карый, аннан үрнәк ала икән.
Беренчеләрен – Хайратны тәрбияләүгә Абяновлар, чыннан да, зур игътибар биргәннәр. Ул елларда модада булган төрле китаплардан да файдаланганнар, һәртөрле психологик алымнар кулланырга тырышканнар. Оныкларын тәрбияләүгә әби-бабайлар да зур көч куйган. Һәм нәкъ менә әби тәрбиясе хәлиткеч роль уйнагандыр да инде – 12 яшендә Хайрат әбисенә ияреп, мәчеткә йөри башлаган. Яшүсмер баланың намазга басуы үзе әле дин кушканча яшәмәгән әти-әнине, бүген, кызганычка каршы, сагайтырга да мөмкиндер. Әмма Әдилә белән Азат Абяновларга бу үзләренә дә дингә якынаерга этәргеч кенә булган.
– Улыбызга ияреп, башта ирем мәчеткә йөри башлады, аннан хаҗга барып кайтты. Мин дә намаз укый башладым, – дип искә ала Әдилә ханым.
Шулай итеп, 5 еллап чамасы элек гаилә ислам дине тәртипләре буенча яшәүгә күчкән.
– Ислам дине ул бит әле тәрбия чарасы да. Дини тәрбия кай ягы белән үзенчәлекле, нәрсәсе белән аерыла? – дип кызыксынам мин.
– Әти-әнинең берсе дә баланы начарлыкка өйрәтми. Миңа калса, монда баланы нәрсәгә өйрәтү түгел, ничек өйрәтү, ягъни ата-ананың үз-
үзен тотышы мөһимрәк. Ислам дине балалар тәрбияләүче әти-әнине сабырлыкка өнди...
Биш бала әнисенең балалар тәрбияләүдә төп принцибы бик гади икән – балаларны яратырга кирәк. Башкалары – шуңа өстәмә генә. Өстәмәләрнең берсе, әйтик – балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү. Мәктәптә килеп чыгарга мөмкин җиңелчә каршылыкларны, каршылык дисәк тә артык булыр, ыгы-зыгыларны беркайчан да зурайтырга яратмаган Әдилә ханым – бала, бигрәк тә ир бала үз проблемасын үзе хәл итәргә тиеш.
– Хайрат белән Алмазның намаз укуына иптәшләре ничек карый? – дип сорыйм.
– Алар үзләре бу турыда сөйләнеп йөрмиләр, шуңа күрә намаз укыганнарын якын дуслары гына белә. Дини гаиләләрдән булмасалар да, алар безнең тәртипләргә ихтирам белән карый. Гомумән, мин үзебез аралашкан кешеләрдә өнәмәү, читләшү сизгәнем юк. Хәтта рус милләтеннән булганнары да теләктәшлек күрсәтә.
Дини тәрбиянең безгә дә мәгълүм тагын бер мөһим үзенчәлеге – бала тормышында әни кешенең роле зур булу.
– Безнекеләр малайлар булсалар да (кызлар бит әле кечкенәрәк), эч серләрен күбрәк минем белән бүлешәләр, – ди Әдилә ханым.
– Әтигә әйтмә, дип кисәтәләрме соң?
– Юк. Бердән, ул кадәр әйтергә ярамаслык сүзләр сирәк була. Икенчедән, алар минем әтиләрен борчырга яратмаганны болай да беләләр...
Шулай булырга тиештер инде ул. Әни кеше баланы тыңлаучы, аңлаучы, киңәш бирүчедер. Әти кешенең төп вазыйфасы исә гаиләне тәэмин итү. Тәрбия мәсьәләсендә гаилә башлыгы һәрвакыт хатын-кызга таяна алырга, аның балалар өчен күңеле тыныч булырга тиештер.
Тыныч, димәктән... Шушы шау-
гөр килеп торган биш балалы гаиләдә гаҗәеп бер тынычлык хөкем сөрә кебек тоелды миңа. Әдилә ханымның балаларына соклангыч тыныч, ипле мөнәсәбәте белән бәйлеме бу? Әллә Абяновларның үз алларына максат куеп яши белүләре беләнме? Бер карасаң, хәтта гаҗәп бит – Әдилә белән Азат (икесе дә югары белемлеләр) Россия ислам институтына читтән торып укырга кергәннәр. Хайратның уй-хыяллары да уку белән бәйле – ул йә медицина институтын, йә дини уку йортын, икесенең берсен сайларга ниятли. Алмазның төзүчелек буенча югары белем аласы килә. Азаматка да, кызларына да белем һәм тормышта югалып калмаслык һөнәр бирү турында Абяновлар инде хәзердән үк хыялланалар. Спорт түгәрәкләренә, фитнес клубларга йөрергә дә вакыт табалар, бер сүз белән әйткәндә, заманча яшәргә тырышалар. Шулай да, иң мөһиме – гаиләнең иртәгәге көнгә ышаныч белән каравыдыр, мөгаен. Бу – Аллаһка ышану, бу ислам дине кушканча яшәүнең дөреслегенә инанудыр...