Туган җир
Рәшит Бәшәр шигыре.
Факил Сафин көе.
Яшел нарат чайкалган
Ак томанлы үрләрем.
Мәмрәп пешкән җиләкле
Кара урман түрләрем –
Ак томанлы үрләрем,
Туган-үскән җирләрем.
Кашларыннан чык коеп,
Җай тирбәлгән гөлләрем,
«Туган тел»не көйләгән
Ак биләүле өйләрем –
Җай тирбәлгән гөлләрем,
Туган-үскән җирләрем.