Татар кызы
Рәшит Бәшәр шигыре.
Факил Сафин көе.
Чәчләреңдә ак нурлар
Биешә тыйнак кына.
Назлы җилләр үтә чәчең
Җиңелчә сыйпап кына.
Кушымта.
Татар кызы, аппагым,
Бик килешле атлавың.
Сөю хисе сүземдә,
Күз тимәсен үзеңә!
Бигрәк матур калфагын,
Бигрәк садә, саф чагың.
Якты уйлар күңелдә,
Очар кош син күгемдә.
Кушымта: шул ук.
Толымнарың чем-кара,
Сүт тә яңадан тара.
Төреп яшә ямьнәргә
Туган-үскән илләрне!
Кушымта: шул ук.