Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Геннадий Емельянов алабугалыларның сорауларына туры эфирда җавап бирде

"Онлайн" очрашу вакытында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылышлы 18 сорау бирелде.

Алабуга районы Советының кече залында ТКХ мәсьәләләре буенча инде гадәткә кергән «он-лайн» очрашу узды. Ул тыгыз һәм аеруча бай эчтәлекле булды: халык тарафыннан 18 сорау бирелде. Аларның күбесе кайнар су юклыкка яки аны куеп җиткермәүгә һәм җылылыкның тиешенчә бирелмәвенә кагылды. Бу темага кайбер сорауларны кешеләр инде “кайнар элемтә”дә беренче тапкыр гына бирмиләр.

Мәсәлән, Разведчиклар адресы буенча кайнар су мәсьәләсендә моң-зар инде ике мәртәбә ишетелде. Ә Тукай урамының 40 нчы йортында яшәүчеләр кайнар су юклыгына өченче тапкыр чаң сугалар. Әйе, бу адрес бүгенге очрашуда, элеккеге элемтәләрдәге кебек, берничә мәртәбә яңгырады.

Моннан тыш, Алабуга халкын урамнарны яктырту мәсьәләсе дә борчый. Мисалга, Разведчиклар урамы, Нефтьчеләр проспекты буйлап урнашкан йортлар ишегалларында, шулай ук Зур Гласис белән Чокыр урамнары кисешкән чатта яктырткычлар булмаудан зарландылар.

Суга ОДНның күтәренке булуы турында проблема күтәрелде, яшь гаиләләргә ярдәм программасы буенча бирелгән яңа торакның сыйфатсыз булуы турында да ишеттерделәр, тузган торак һәм өянкеләрне кисү турында да сүз булды.
Инвалидлар ункөнлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр биргән сораулар аерата актуальгә әйләнде: алар подъездларга керү өчен урнаштырылган пандусларның уңайсыз булуыннан һәм Гассар урамындагы шифаханә янындагы юлның җимереклегеннән зарланды.

Һәр сорау буенча район башлыгы Геннадий Емельянов вәзгыятьне бәяләү өчен җаваплы кешеләрнең урынга барып каравына сроклар билгеләде. Ә аларның берсе буенча, аныграк итеп әйткәндә, Тукай урамының 40 нчы йорты адресы буенча өч ел дәвамында кайнар су булмау белән бәйле булганына, урында зур киңәшмә оештыру өчен үзе барырга вәгъдә итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus