Чистайда яшәүчеләр балалар йортына күчтәнәч китерә
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Чистайда яшәүчеләр балалар йортына күчтәнәчләр китерә. Биредә алар китергән яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне кышка да әзерлиләр. Бу турыда «Чистопольские известия» яза. Быел бакчачылар мул уңыш алды. Чистайда яшәүчеләр үз бакчаларында үстергән көзге уңышны балалар йортына китерә. Балалар йорты директоры Елена Вәлиева сүзләренчә, балаларга слива, чия, алма алып килгәннәр. Эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле, пакетларны кварц лампасы белән эшкәртәләр. Кызлар компот һәм кайнатма ясый, малайлар да булыша. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне мөстәкыйль тормышка әзерләү блогы эшли.