Время приема пищи и разговения в Буинске
Сегодня, 13 июля, двадцать третий день месяца Рамазан. Время разговения с 20 часов 19 минут, утренний прием пищи заканчивается в 1 час 25 минут.
Сегодня, 13 июля, двадцать третий день месяца Рамазан. Время разговения с 20 часов 19 минут, утренний прием пищи заканчивается в 1 час 25 минут.
11 июль көнне иртәнге сәгатьтә Саратовтан Свияжскка баручы автобусның, Чүпрәле ягыннан килүче юлдан чыккан автомобиль юл бирмичә, әйләнеп каплануы турында язган идек. Аның тән җәрәхәтләре алган алты пассажиры Буа район үзәк дәваханәсенә китерелде. Район дәваханәсе баш табибы урынбасары Альберт Җәләлетдинов сүзләренә караганда, арада берсе – оча сөякләре сынган хатын-кыз реанимация бүлегенә урнаштырылган иде. Аның хәле тотрыклыланды һәм алга таба дәвалау өчен пациент Казан дәваханәсенә озатылды.. Калган пассажирларның хәле әйбәтләнгән... Читать дальше...
11 июльдән 12сенә каршы төндә “ВАЗ-2113” автомобиле йөртүчесе шәһәрнең Арефьев урамындагы 11 йорт каршындагы бетон баганага килеп бәрелгән. Ул автомобилен ДТП урынында калдырып киткбн, эзне югалтыр өчен “Жигули”еның дәүләт номерларын да сүтеп алып китә. ЮХИДИ хезмәткәрләренә бетон багана белән “сөзешкән” автомобиль хакында 12 июль көнне иртәнге сәгать 8дә шул тирәдә яшәүчеләр хәбәр итәләр. Хәзереге көндә шактый зур зыян күргән автомобильне штраф стоянкага озатканнар, ә хуҗасын эзләү дәвам итә. Читать дальше...
11 июль көнне 17 сәгать 45 минутта полициянең кизү тору бүлегенә Аксу авылында шәхси йорт ишегалдында өеп куелган комлы-ташлы күчтән гранатага охшаш әйбер табулары хакында хәбәр килә. Сүз уңаеннан, хуҗа төзелеш материалын 2007 елда ук сатып алган булган. Хәбәр алынуга Аксуга киткән оператив төркем, чыннан да, төзелеш материалы эченнән граната табып ала. Коралның F1 маркалы икәнен ачыклыйлар. Хәзерге көндә граната Казанга экспертизага җибәрелде, анда аның сугышчанмы, әллә уку өченме икәнен тәгаенлиләр. Читать дальше...