Другие новости Бугуруслана и Оренбургской области на этот час

Яшь нефтьчеләр киләчәкләрен сайлый

Быел Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаучы нефтьче-бакалаврларга эш тәкъдим иттеләр.

Статистика саннары буенча Әлмәт нефть институтын тәмамлаган белгечләр Әлмәттә генә түгел, ә илнең 27 төбәгендә хезмәт куя, ел да студентларның 85–90%ы эшкә урнаша.

Шушы көннәрдә 260 бакалавр - инженерлы механика, энергетика, автоматика, икътисад һәм идарә факультетлары студенлары шәһәр предприятиеләре вәкилләре белән очрашты. Эшкә алучыларның таләпләре дә аларга югары – практикалары булу, фәннәрдән югары баллар җыю, теләк һәм тырышлык. Очрашуда предприятие җитәкчеләре иң элек менә шул сыйфатларга өстенлек бирә.

Марина Кудерова Әлмәткә укырга Оренбург өлкәсенең Бугуруслан бистәсеннән үк килгән. Һәр эштә беренче булырга омтылган акыллы бу кыз тырышып укудан тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан. Уртача баллы да югары – 4,96! Мондый нәтиҗәләргә бик сирәкләр генә ирешә ала.

 

- Арада хактан да үз белгечлекләре буенча әйбәт белүчеләр бар. Кызларга да егетләргә дә яхшы эш урыннары тәкъдим итәбез. Аларның армиядән соң кабат безгә килүләре, эшләргә теләк белдерүләре кирәк. Алайса күпләр югала. Бүген бакалаврларга зур таләпләр куела. “Татнефть” компаниясе үз объектларында яңа җиһазлар, программалар кертә. Аларны үзләштерергә чын профессиональләр кирәк. Монда яшь белгечләрнең гамәли яктан тәҗрибәләре булу да мөһим. Студентлар киләчәктә уку барышында ук эшче һөнәрләрне дә үзләштерсен иде, - диде “Ямашнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе кадрлар бүлеге начальнигы Алексей Ларионов.

Югары белем алып чыкканда студентларның эшче һөнәрләр буенча дипломнары да булуның мөһимлеген институтның беренче проректоры Алексей Иванов та белдерде:

- Шактый бакалаврларның кулында бар  инде андый дипломнар. Эшкә урнашуда бу зур өстенлек бирә. Киләсе елларга без барлык студентларга да кирәкле эшче һөнәрләре буенча укытуны максат итеп куйдык. Уку-укыту  программасына яңа дисциплиналар кертеләчәк. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Бугуруслане

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Оренбургской области
Экология в Оренбургской области
Спорт в Оренбургской области
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Бугуруслане и Оренбургской области

Rss.plus