Другие новости Брянска и Брянской области на этот час

«Привет, Андрей» тапшыруында катнашкан Гөлназ Солтанова: «Хәтта күзләрем яшьләнде»

Гөлназ, Мәскәүдән исән-сау әйләнеп кайттыгызмы?

– Әйе, бар да яхшы узды. Без төшкән тапшыру автор башкаручы, музыкант, Россиянең атказанган артисты Сергей Трофимовка багышланды. 2 ел элек аның репертуарындагы «За тихой рекою» җырына ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендәге яшүсмерләр белән кавер-клип төшердек. Тапшыруны әзерләүчеләр Сергей Трофимовның җырларын эзләгәндә, безнең әлеге клипны күреп алганнар. Клипта бергә төшкән егетләрнең телефоннарын сорадылар. Әлбәттә, бирдем. Тапшыру чыгар алдыннан аларның берсенә килеп, интервью да алдылар.

Тапшыруда катнашкан егетләргә вокал укыткансың. Андый балалар белән эшләү авыр түгелме? Бу хакта тулырак сөйлә әле.

– 5 елга якын ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендә яшүсмерләргә вокал дәресләре укытам. Алар белән эшләү авыр түгел. Миңа андагы дисциплина ошый. Бераз жәллим дә инде үзләрен. Бу тапшыруга мин шушы уку йортын тәмамлаган 4 укучы егетем белән килдем. Биредә авыр хәлдәге балалар укый. Урлаган, сукбайлыкта йөргән балалар әлеге уку йортына килеп эләгә. Аларга 16, 17, 19 яшьләр. Беләсеңме, әлеге балаларга музыка, һөнәр үзләштерү, дингә ышану гына туры юлдан барырга ярдәм итә. Студиядә вокал буенча укыткан егетләремне күргәч, шундый шатландым. Хәтта күзләрем яшьләнде. Бик җылы тапшыру булды. Бер өстәл артында нинди генә югары дәрәҗәдәге артистлар утырса да, каушау, дулкынлану булмады. Рәхәт булды. Анда бер Андрей Малахов кына ни тора бит!

Әйе, биергә дә чакырган.

– Андрей Малахов биергә чакырган мизгел – «йолдызлы сәгатем» булды да инде. Комплиментларын әйтте, соклануын белдерде. Хәтта арыганлыгым бетте. Туфлидәге аякларым авыртудан туктады. Барысы да ошады (көлә).

Моңарчы Мәскәү телеканалларында катнашканың юк иде кебек.

– Моңарчы юк. «Россия-1» плакаты тотып каршы алдылар. Кунакханәләргә урнаштырдылар. Барысы да югары дәрәҗәдә иде. Катнашкан укучы егетләрем – гади шәһәрләрдән. Алар да бик шатландылар. Укыткан егетләремнең тормышы белән кызыксындым. Тапшыруга килгән 1 укучым тумышы белән Казаннан. Хәзер ул Минзәлә педагогика көллиятендә укый. Аның әбисе генә бар. Калган 3 егетнең берсе – Брянск шәһәреннән. Абыйсы белән Орлов шәһәрендә эшлиләр. Икенчесе – Свердловск өлкәсеннән. Өченчесе – Мәскәү өлкәсеннән. Ул ярты ел махсус хәрби операциядә булды. Хәзерге вакытта ялда.

Тапшыруда катнашкан Сергей Трофимов, Раиса Рязанова белән якыннан аралаша алдыңмы?

– Сергей Трофимов белән тапшыруда гына утырдык. Җырларына сокландым. Аның кызы бик матур җырлый. Казаннан тапшыруга тартмаларга салынган чәк-чәк алып бардым. Анда аларны кисеп, тапшыруда бүләк итәргә, диделәр. Бер тартманы калдырып, икесен кистек. Беләсеңме, шул чәк-чәкләрне тапшыру барган вакытта бүләк итәргә оныттым. Аннары тапшыруның сценарие үзгәрде. Бераз югалып та калдым. Ахырдан бүләк иттем инде. Киселмәгән бер тартма чәк-чәкне һәм казылыкны тотып Сергей Трофимов янына килеп: «Бу – сезгә», – дип бүләк иттем. Бик шатланды. Раиса Рязанова үзе безнең грим бүлмәсенә: «Что за весёлые ребята здесь?» – дип керде. Барыбыз да шаккаттык. Ачык хатынга ошаган. «Сергей Трофимовның җырын башкарачакбыз», – дип, тапшыру башланыр алдыннан сөйләшеп тордык.

Тапшыру чыкканнан соң, бик күп рәхмәт хатлары алдым. Үземне патриот итеп хис иттем. Гомумән, Мәскәү телеканалыннан күрсәтерләр дип уемда да булмады. Үземә, егетләргә истәлек ясадык. Ничектер илһамланып кайттым мин аннан.

Шәхси тормышыңда яңалыклар юкмы?

- Әлегә юк шул.

Өченче мәртәбә кияүгә чыгар идеңме?

(Пауза ясап.) Әйе.

Балалар әтиләре белән аралашамы? Ничә яшь булды аларга?

– Аралашалар, бар да яхшы. Кызым Амелиягә 19 яшь. Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Үз көче белән бюджет бүлегенә укырга керде. Бик тырыш, акыллы ул. Олы улым Җәүдәткә – 12, кечкенәсе Робертка – 9 яшь. Футбол белән шөгыльләнәләр. Балалар үсә, иҗат итәбез. Тормыш шулай бара.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Брянске, в Брянской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Брянске

Ria.city

Иномарка наехала на лежащего мужчину в Брянске

Завершился чемпионат Брянской области по шахматам среди женщин

Брянские дорожники возобновили ямочный ремонт

Один человек погиб и трое пострадали в ДТП на брянской трассе

Музыкальные новости

В Новосибирске пройдет региональный отборочный тур фестиваля детского творчества «Добрая волна»

Собянин: В Москве обновлено более 2300 электроподстанций в 2024 году

Сергей Собянин: Создаем современные городские вокзалы

Собянин: установили в школах станки с ЧПУ и станции для 3D-печати

Новости Брянска

Один человек погиб и трое пострадали в ДТП на брянской трассе

Шапша: в Калужской области после атаки БПЛА горит нежилое строение

46 купелей оборудовали к Крещению в районах Брянской области

В Тульской области силами ПВО и РЭБ уничтожены пять беспилотников

Экология в Брянской области

«Облысение от стресса, перхоть от мытья». Главные вопросы о волосах дерматологу-трихологу

Земной шар в заштопанном кармане: путешественник рассказал москвичам о странствиях по миру

Брюс Уиллис впервые за долгое время вышел в свет и заставил фанатов расплакаться: что произошло с актёром

Где покататься на коньках в Москве: три лучших места

Спорт в Брянской области

«Сучка». Уроженка Москвы отреагировала на поражение от Касаткиной на Australian Open

Рыбакина вышла в четвертый раунд Australian Open, Швентек разгромила Радукану

Мирра Андреева ответила, есть ли у неё подруги в WTA-туре

Теннисист Даниил Медведев проиграл 121-й ракетке мира во втором круге Australian Open

Moscow.media

Эксперта, допустившего снос старинного особняка в Екатеринбурге, могут наказать

В Новосибирске пройдет региональный отборочный тур фестиваля детского творчества «Добрая волна»

Почему Писателям, Поэтам и Авторам книг стоит обратиться к литературному агенту!

«Деловые Линии» рассказали о росте объемов авиаперевозок на 20% по итогам 2024 года











Топ новостей на этот час в Брянске и Брянской области

Rss.plus






Богомаз: в Брянской области уничтожены еще два БПЛА ВСУ

Ушел из жизни глава Брасовского района

46 купелей оборудовали к Крещению в районах Брянской области

 В Курской области 41-летний мужчина едва не зарезал своего коллегу по работе