Югалган егетнең гәүдәсе табылган
Югалган 20 яшьлек Илья Брейвигның үле гәүдәсен Яр Чаллыда 53 нче комплекс артындагы гараж ширкәтләренең берсеннән табып алганнар.
Бу турыда Яр Чаллы полиция бүлеге хәбәр итә.
14 майда төнге уннар тирәсендә ул әтисеннән ВАЗ-2107 автомобилен сорап ала. Эш буенча барып кайтасы җирем бар ди. Шуннан соң хәбәрсез-эзсез югала.
Күптән түгел генә егет исем-фамилиясен алыштырган була. Моңарчы ул Рафаэль Раджабов булган. Югалгач, егетне туганнары белән полиция эзли.
Ул исле газ белән агуланып үлгән дигән фараз бар.