Cугышта – тупчы, тыныч тормышта шофер булган ул
Сугыш истәлекләрен сөйләгәндә Миннәхмәт ага дымсу күз төпләрен сөртеп ала. «Аллам сакласын, андый мәхшәрне ачлык, ялангачлыкны халкыбызга, яшь буынга күрергә язмасын», – ди ветеран мәгънәле итеп.
90 яшьлек Миннәхмәт аганың хәтере әйбәт, зиһене саф. Колхозда атлы эштә йөргәндә, егетне 1943 елның 5 мартында сугышка алалар. Бикләннән һәм янәшә тирәдәге авыллардан бер төркем яшьтәшләре белән Казанда төрлесен төрле частькә билгеләп, хәрби әзерлек курсларына җибәрәләр. Күренекле шагыйребез Һади Такташ дан җырлаган Тамбов урманнары эчендә еракка ата торган артиллериядән атарга өйрәнә ул. 1944 елның июнендә Брест крепосте янында сугышка керә. Нәкъ сугыш башланган 22 июнь көненә туры китереп, биредә фашистларга каршы көчле артиллерия әзерлеге үткәрелә. Бер сәгатькә якын барган ут өермәсендә тимер-бетон ныгытма һәм андагы дошманның кораллы көчләре һәм техникасы җир белән тигезләнә.
– Бу җәһәннәм күз алдымнан китми. Сугыш юлларымда һәм үзебезнең частьтән һәлак булган полкташларымны һич онытырлык түгел, – ди сугыш фаҗигаләрен искә алып Миннәхмәт Гайсин. Сугыш юлы аның Буг елгасын кичеп, Польша җирендә дәвам итә, Варшаваны алуда катнаша, аларның еракка ата торган тубы Кенигсберг каласын алуда хәлиткеч әһәмияткә ия була. Әмма алга таба һөҗүм иткәндә яраланып һәм үпкәсенә салкын тиеп, хәрби госпитальдә дәваланырга туры килә. Аннан чыккач, запастагы хәрби өйрәнү батальонына күчерәләр. Шул чакта частькә рөхсәт белән бер фермер килеп: «Арагызда колхозчылар бармы?» – дип сорый. «Мин колхозчы», – дип җавап бирә һәм аның хуҗалыгында ат җигеп, төрле крестьян эшен башкаруын әйтә. Шунда тупчы Миннәхмәт Гайсин сугышның тәмамлануын, 9 майның Җиңү көне итеп игълан ителүен ишетә һәм 1945 елның азагында туган авылы Бикләненә кайтып, колхоз эшенә тотына. Ул чакта колхоз республикада алдынгылардан санала. Беркөнне колхоз рәисе, СССР Югары Советы депутаты Хуҗи ага Мәрдиев Миннәхмәтне очратып: «Шофер Әгъләметдингә ярдәмче кирәк. Иске машинаны төзәтергә!» – дип мөрәҗәгать итә. Иртән эшкә килгәч, Әгъләметдин үз дәрәҗәсен күрсәтеп әйтә: «Син гайка бора беләсеңме?» Миннәхмәт бер сүз белән кистереп: «Өйрәнермен!» – дип җавап бирә. Бу тәвәккәллек, үз-үзенә ышаныч ошый шоферга. Менә шуннан башлап, ай буе иске йөк машинасының һәр деталь-узелын күздән үткәреп, төзәтеп, әкренләп идарә итәргә өйрәнә, шоферлык һөнәрен үзләштерә. Һәм 45 ел буе ерак һәм якын юллардан кайтып керми. Ашлыгын ташый, төзелеш материаллары алып кайта. Иштирәк авылының уңган кызы Галиябикә белән танышып, гаилә корып җибәрә. Бергә тату яшәүләренә дә 66 ел вакыт узган. Бер-берсенә ихтирам, хөрмәтнең сүрелгәне юк. Аллага шөкер, бергә гомер итү чорында өч бала тәрбияләп үстерделәр. Тик олыгайган көннәрендә бердән-бер улларын югалту ачысы ата-ана күңеленә авыр хәсрәт булып ята. Язмыштан узмыш юк дигәндәй, анысын да сабырлык белән үткәрәләр. Шушы көннәрдә Бикләннең мөхтәрәм шәхесе, сугыш һәм хезмәт ветераны, күп кенә орден-медальләр иясе Миннәхмәт Сәгыйр улы Гайсинга 90 яшь тулды. Олуг юбилее тантанасында район хакимияте исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов җылы котлау сүзләре җиткерде. Россия Президенты В. В. Путинның ихлас котлау хатын тапшырды һәм юбилярга яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә уңышлар, исәнлек-саулык теләде. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгъдиев, Биклән ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Асия Фазуллина изге теләкләрен әйтеп, күчтәнәч-бүләкләрен тапшырдылар.