Добавить новость
Другие новости Бреста и Брестской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

...Горурлана һәр яше, һәр агае...

22 июнь  - Хәтер көне

22 июнь – немец фашистларының илебезгә басып кергән, 1418 көн, 1418 төн дәвам итеп, 27 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән сугыш башланган көн.

Православие чиркәве тарафыннан әлеге көн Хәтер көне булып теркәлде. Бу көн безгә сугыш кырында ятып калган, фашистлар тарафыннан җәзаланып үтерелгән, тоткынлыкта, блокадада, тылда ачлыктан азапланып җан биргән барлык кешеләрне искә төшерә.

Сугыш башлану көне дигәч тә, иң беренче безнең күз алдыбызга Севастополь, Брест крепосте килеп баса. Брест крепостен саклауда 400 гә якын кеше белән карендәшебез, якташыбыз, Советлар Союзы Герое майор Петр Михайлович Гаврилов командалык итә. Крепостьне дошманга бирмәү өчен каршы тору сугышы бер айга сузыла.

                                   Ринат АРХИПОВ (МӘННАН)

Брест каһарманы
                                         Советлар Союзы Герое Пётр Гавриловка багышлыйм

Питрәч ягында авыл бар,
Аның исеме Әлбәден.
Бу авылны бар да белә,
Бер дә төшми ул телдән.
Монда туып үсте Пётр –
Тыйнак керәшен малае.
Аның белән горурлана
Һәр яше, һәр агае.
Авылның нәкъ уртасында
Тора аның һәйкәле,
Кем мондый батырыбызны
Оныталсын, әйт әле!
...Егерме икенче июнь.
Иртәнге дүртләр җитә.
Җәйнең иң ямьле чаклары,
Әй, матур килә иртә!
Күтәрелә алсу кояш.
Тып-тынлык һәр тарафта...
Кинәт нык шартлау яңгырый.
Бу ни бу? Туплар ата!
Очкычлар бомба яудыра,
Селкенеп китә җирләр.
Бу – сугыш башланып китү,
Иң беренче мизгелләр.
Аннан сугыш тәгәрмәче
Изеп, таптап барын да
Китә көнчыгышка таба –
Киев, Мәскәү ягына!
Тик ашыкмасыннар, алда
Күп көчләр югалтырлар...
Брест крепосте бирешми:
Анда чып-чын батырлар!
Нимес ике тапкыр ялган
Хәбәр бирә Гитлерга:
“Брест крепостен
алдык, дип,
Һәм барабыз, дип, алга!”
Фашистлар инде Киевта,
А крепость бирешми.
Дошман күпме тырышса да,
Ниятенә ирешми.
Берничә дистә солдат бар,
Командирлары Пётр –
Арысландай сугышалар!
Өч атна бәрелештән соң
Кала бары... өч батыр!
Дошман да йөзенче тапкыр
Бәреп керә, чигенә...
Батырларыбыз бирешми
Итсәләр дә ни генә!
Егерме өченче июль.
Сугыш – бер айдан артык!
Менә тагын алар керә
Крепость ишегалдына,
Куллары тоткан мылтык.
Кычкыралар: “Бирелегез!
Бетәсез!” – дип куркыта.
Каты яраланган Пётр,
Аңын югалтканчы, соңгы
Гранатасын ыргыта.
Нигә алар бирелсен ди,
Үз җирендә ич алар!
Һәр карышы – изге, шуны
Аңламый илбасарлар!
Кем риза булыр Илкәен
Дошманнан таптатырга?!.
Ул кадерле урыска да,
Чуашка да, татарга...
Тәмам һушсыз калгач кына
Әсирлеккә эләгә.
Ябып куялар батырны
Салкын тынчу төрмәгә.
Дошман да аны үтерми,
Югыйсә үтерә ала...
Ул аның батырлыгына
Исе китеп таң кала!
Башын ими ул анда да...
Күп мәхшәрләрне кичкәч,
Кайтып төшә авылына
Җиңү җилләре искәч.
Илкәебез хөрмәт итеп
Аның тиңдәшсез юлын,
Алтын Йолдызга лаеклый
Батыр йөрәкле улын!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Бресте

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Бресте и Брестской области

Rss.plus