Другие новости Болгара и Татарстана на этот час

Рөстәм Миңнеханов: Ураза бәйрәме барыбызга да җан җылысы бүләк итсен!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме белән котлавы:

 

«Мөхтәрәм татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга чиксез рәхим-шәфкате, безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт укыйбыз.

Ураза бәйрәмендә борынгыдан килгән дәвамчанлык традицияләре, татар халкының татулык, игелек һәм гаделлек идеалларына омтылышы чагылыш таба. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләрен дәвам итеп, без барлык дин кардәшләребезне мөселман өммәтен рухи хәзинәләргә нигезләнеп ныгытуга, милләтара һәм динара ризалыкны һәм хезмәттәшлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә өндибез.

Әлеге ел республика мөселманнары тормышындагы тарихи вакыйгалар белән истә калыр. Алар арасында иң мөһиме, һичшиксез, фән, мәгърифәт һәм аң-белем таратучы алдынгы үзәк – Болгар ислам академиясенә нигез ташы салыну. Казанда үткән IV республика ифтарына ун меңнән артык кеше җыелды. Татарстанлылар шушы һәм башка изге эшләребезне чын күңелдән куәтләрләр дип ышанам.

Ураза бәйрәме барыбызга да җан җылысы бүләк итсен, йөрәкләребезне шатлык һәм мәхәббәт белән сугарсын! Сезгә тынычлык, бәхет һәм мул тормыш телим!»                                                           
 


Президенты Матбугат хезмәте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Болгаре

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Татарстана
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Болгаре и Татарстане

Rss.plus