Редакция буйлап экскурсия

Лаешның 2нче мәктәбе 2 “в“ сыйныфы укучылары газетабыз редакциясендә кунакта булдылар

 “Камская новь“ газетасының 95 еллык юбилее уңаеннан без берникадәр вакыт дәвамында еракта калган еллардагы редакция тормышы һәм ул чорда аның хезмәткәрләре эше турында материаллар бастырдык. Әлеге басмаларның максаты укучыларыбыз игътибарын безнең район газетасы тарихына җәлеп итү иде – кешеләр газетаны барлыкка китерүчеләрне хәтерләргә һәм искә алырга тиеш. Әмма без юбилей мәкаләләренең иң кечкенә газета укучыларыбызда – түбән сыйныф укучыларында кызыксыну уятуын фаразламаган да идек.

Юбилейга әзерлекнең соңгы көннәрендә Лаешның 2 нче мәктәбе 2 “в“ сыйныфы укучылары өчен газета редакциясе буйлап экскурсия үткәрү тәкъдиме безнең өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды.

Алдан сөйләшү буенча, алар сәгать 11ләргә килделәр, чөнки редакторны да, хәбәрчеләрне дә, башка хезмәткәрләрне дә урыннарында туры китерергә кирәк иде. Ә газета чыгаручыларның иҗади эше һәрвакытта да редакция бинасында булырга мөмкинлек бирми. Балалар газетаның баш редакторы Денис Геннадьевич Суханов белән бик теләп аралаштылар. Балаларга хас булганча, аларны бигрәк тә яңа ел фигураларына конкурс турындагы мәгълүмат кызыксындырды. Алар редакторны сорауларга күмделәр.

-Конкурста катнашу өчен нәрсә  эшләргә кирәк?

-Ә фотоларны кая һәм ничек җибәрергә?

-Җиңүче нинди приз алачак?

-Ә без үзебез катнаша алабызмы?

Сорауларга җавап алганнан соң, укучылар үзләренең мәктәптәге уңышлары белән уртаклаштылар. Аннары балалар газета барлыкка килү процессы белән таныштылар: хәбәрчеләр теге яки бу темага караган мәкалә һәм материалларның ничек тууы, корректорлар – мәкаләләрнең басылып чыкканчы нинди юллар узуы турында сөйләделәр. Балалар полосаларның ничек версткалануын күрделәр, бу аларны бик кызыксындырды; дубляж бүлегенең ни белән шөгыльләнүен һәм гомумән аның нәрсә икәнен белделәр. Реклама бүлегендә исә газетага белдерүләр һәм реклама бирү тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштылар. Сайт редакторы Мария Павлованы тыңлаганда балаларның кызыксынудан янган күзләрен күрү күңелле иде. Аларны газета белән бәйле булган бар нәрсә кызыксындырды, чөнки ул бөтен район тормышын яктырта бит, димәк, алар тормышын да.

Балалар экскурсиядән канәгать калдылар һәм саубуллашканда редакциянең бар хезмәткәрләренә яңа иҗади уңышлар теләделәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Алдане

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Якутии
Экология в Якутии
Спорт в Якутии
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Алдане и Якутии

Rss.plus