Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме?
Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме? Бу сорауга җавап Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында чыкты.
Әйе, моның дөреслегенә дәлилләр бик күп. Мәүлид ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать, чөнки Аллаһның расүле һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән, дип әйтәләр.
Әлеге фикер дөреслеккә туры килми.
Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы турында сөйләргә, ишетергә ихтыяҗ булмаган, чөнки Пәйгамбәребезнең тарафдарлары аны һәркөнне күргәннәр һәм һәрвакыт аның янында булганнар.
Бер тапкыр Аллаһның илчесе Гомәр бин Хаттабтан (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) сораган: «Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?» – дигән. Сәхабә: «Алдан үземне, аннары сине, йә, Расүлаллаһ», – дигән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Йә, Гомәр, синең иманың зәгыйфь», – дигән. «Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!» – дигән сәхабә.
«Менә хәзер инде синең иманың көчле», – дип җавап биргән Пәйгамбәребез ссалләллаһу галәйһи вә сәлләм.
- Мәүлид ае башланды! Пәйгамбәребезнең туган көне ничәсе була һәм ул көнне нишләргә? дип язган идек. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм Рабигыл-әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы төндә (быел милади буенча – сентябрьнең 14еннән 15енә каршы төндә) туа.