Другие новости Алдана и Якутии на этот час

Балык Бистәсендәге шәл фестиваленнән репортаж: Шәлләрнең ниндиләре генә юк!

«Күгәрчен шәлләре – бүген районның, Татарстанның горурлыгы. Быел бәйрәмебез Россия Федерациясендәге «Гаилә елы» кысаларында уза», – дип фестиваль ачылу тантанасын башлап җибәрделәр алып баручылар һәм бәйрәм микрофонын мөхтәрәм кунакларга тапшырдылар.

Район башлыгы: «Алдагы елда төбәкара дәрәҗәдә үткәрәсебез килә»

«Күгәрчен шәлләре – бүген районның, Татарстанның горурлыгы. Быел бәйрәмебез Россия Федерациясендәге «Гаилә елы» кысаларында уза», – дип фестиваль ачылу тантанасын башлап җибәрделәр алып баручылар Гөлшат Кәримуллина белән Алия Хәмидуллина һәм бәйрәм микрофонын мөхтәрәм кунакларга тапшырдылар.

Районыбызның Күгәрчен авылында борынгыдан ук шәл бәйләү осталары күп булган. Шуннан исә шәл бәйләүчеләребез башка җирлекләребездә дә яшиләр. Без бүгенге көнне дә әлеге кәсепчелекне, матур традицияне саклап калырга ниятләдек. Яшь, киләсе буыннар да бу шөгыльне күреп, белеп үссен иде. Монда Татарстанның күпчелек районнары катнаша. Алдагы елда төбәкара дәрәҗәдә үткәрәсебез килә, – дип сөйләде Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов.

Район җитәкчесе сәхнәдән халыкны сәламләгәндә, шулай ук, халык традицияләрен саклавын ассызыклады. «Әлеге фестиваль безнең гореф-гадәтләребезне данлый. Һәрберегезне шушы зур бәйрәмгә көтеп алабыз», – диде ул.

«Мин сезне ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән сәламлим. Узган ел әлеге фестиваль ифрат уңышлы үткән иде. Быел ул тагы да кызыклырак, масштаблырак һәм тулырак. Бу – чын-чыннан Балык Бистәсенең бренд бәйрәме», – диде Татар мәдәни үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Фәезова.

Бәйрәм сәхнәсе рәсми чыгышлардан һәм бүләкләүләрдән соң җыр-моң, фольклор төркемнәренә бирелде. Шәлләрне төрлечә өске киемдә куллану үрнәкләрен күрсәткән дефиле үткәрелде.

– Туган ягымны бик сагынып кайттым. Заманында шәл бәйләү – безнең районның гына бик зур, киң таралу алган шөгыле иде. Хәтта, куян мамыгы очсызрак булгач, кәҗәнекеннән дип, алдап сатып йөрүләрен дә хәтерлим әле. Хәзер инде ул кадәр ихтыяҗ да юк шәлгә, әмма кәсеп биредә яши бирә. Яшьләр дә шәл бәйләп карый. Остаханәләргә һәм күргәзмәләргә шаккатып йөрим. Фестиваль оешкан төстә үтә, районда да камиллек һәм тәртип хакимлек итә, – дип бәян итте Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев.

Шәлләр – изгелекле сүзләр чигелеп бәйләнгән хәтта!

Чыннан да «лә иләһә илаллаһ», «сөбханаллаһ» дигән сүзле шәлләрне дә күрү насыйп булды. Кемнәрдер шәлләргә исемнәрен дә язып бәйләгәннәр. Маһир, оста куллы агәбиләр, ханымнар һәм туташларның креатив караш белән эш итүләренә хәйран калырлык. Гади генә шәлдә дә күпме үзенчәлекле бизәкләр ясау мөмкин икән. Шаккатмалы!

Балык Бистәсенең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, районның «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Рәхимә Рәшитова мәдәни учакларда шәл бәйләүгә багышланган күпсанлы кич утыру йолалары, шәл бәйләү буенча аулак өйләр еш үткәрелүен әйтте. Аның сүзләренә караганда, гореф-гадәтләр җирлекләрдә популярлашып ала.

– Районыбызның шәл бәйләүче иң яхшы осталары бик шәп, креатив күргәзмә әзерләде. Күргәзмәдә иң зур шәл 3 метрга – 3 метр, ялгышмасам. Аны Рәйлә Госман кызы Шәрипова бәйләгән. Ул плед форматындарак. Бездә Волгоград мамыгын да алып кайтып, шуннан соң күпчелек кәҗә йоныннан бәйлиләр. Элек күпләп бәйли иделәр, хәзер бераз аз. Күпләр әйтә: «Әй, аулак өй –, бик нык тапталган тема бит инде»! Ә бит кич утырулар, аулак өйләр һәр авылда үзгә бер ямь белән, шушы авылга гына хас җырлары, уеннары һәм такмаклары белән үтә. Шундый чараларда да шәлләр бәйлибез.

Бүгенге көндә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының 13 бүлекчәсе бик уңышлы гына эшләп килә. Әле менә яңарак кына Күгәрчен авылында да дин һәм гаилә темасын колачлаган бәйрәм чарасы үткәрелде. Һәрдаим оештырып торабыз бәйрәмнәрне.

Бәйрәм үзәгендә кайнаучылар, төп оештыручылар һәм фестивальгә нигез салучылар – Күгәрчен авылы мәдәният йорты эшчеләре икән.

– Без бик шат бу фестивальнең узуына. Аның башлангычы – безнең Күгәрчен авылыннан. Шәл бәйләү тарихы нәкъ бездә «чишмә башын» алган. Аның тарихы болайрак: 1920 елда укытучы, мөгаллимә Зәйтүнә ханым Шәрәфиева Чистайдан безгә шәл бәйләү һөнәрен алып килә. Мулла хатыны, абыстай да була ул. Сарык йоныннан 4 почмаклы шәл бәйли. Шуннан соң, заманалар үзгәрә-үзгәрә, сарык йонына куян мамыгы да кушып бәйли башлыйлар. Ә инде 1950 елларда Казахстан якларыннан кәҗә мамыгы алып кайтып бәйлиләр, ә исә узган гасырның 70нче елларында Ростов һәм Волгоград өлкәләреннән алып кайтылган кәҗә мамыгыннан бәйләүләр аеруча популярлашып китә. Бүгенгесе көнне дә шәл бәйләү осталарыбыз күп. Яшь буын да бу файдалы шөгыльгә тартыла. Былтыр иң тиз шәл бәйләүчене ачыклаган идек бәйгедә, быел РФ «Гаилә елы» уңаеннан балалар һәм әниләрнең бергәләп орчыкка җеп чорнау, иң креатив шәлгә дә конкурс кертеп җибәрдек. Безнең Күгәрчен шәлләрен дөньяга чыгарганнарына район хакимиятенә бик иксез-чиксез рәхмәтлебез, – дип сөйләде миңа Күгәрчен мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфирә Кәлиева.

– Әлеге фестиваль икенче мәртәбә генә үткәрелсә дә, көтеп алынган бәйрәмнәребезнең берсе. Алдан пролог, бию өлешләрен көн саен кабатладык. «Бистә шәлен» ныклы әзерлек белән үткәрергә омтылдык. Шулай ук фотозоналар ясауда катнаштым, шәлләрне көндәлек кулланыштагы үрнәкләрен дефиле итеп күрсәттек. Хәзерге көндә Балык Бистәсендә безнең әбиләребез шәл бәйләү серләрен үзләренең оныкларына өйрәтәләр.

Яңа Арыш китапханәсендә даими рәвештә кул эшләнмәләреннән торган күргәзмәләр оештырабыз. Авылыбызда бик матур итеп шәл бәйләүчеләребез бар. Оеклар, төрле кием-салым бәйләүчеләребез дә шактый күп. Без бу оста куллы гүзәл затларны халыкка танытуны да үз бурычыбыз, үз максатыбыз итеп күрәбез, – дип ассызыклады Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире, «Авыл офыклары» газетасының актив хәбәрчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

– Шәл бәйрәме бик әйбәт. Авылыбыздан бәйрәм тантанасына ашкынып килеп җиттек. Аллаһның рәхмәтләре яусын оештыручыларга, җитәкчеләргә. Менә бик күңелле итеп йөреп ятабыз. Илләр тыныч, балалар исән-сау булсын! Җир йөзендә сугышлар булмасын. Мондый бәйрәмнәр кабатланып торсын, халык бер-берсенә миһербанлы карашта булсын, – диде районның Кече Эшнәк авылыннан Рәшидә апа Хөснетдинова.

Ютазы районыннан «Сердәш» ансамбле җитәкчесе: «Шәл – район җирлеге бренды дәрәҗәсендә»

Чара барышында шәлләрдән, халык кәсепчелегеннән торган күргәзмәләр эшләде. Фестивальдә шулай ук Саба, Буа, Әлки, Мөслим һ.б. район җирлекләреннән ансамбльләр, иҗат төркемнәре катнашты.

Шулай ук Ютазы районының «Сердәш» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина белән сөйләштем, бәйрәм уңаеннан фикерләрен белештем.

– Без беренче тапкыр килдек бу фестивальгә. Киләсе елга да килергә язсын. Безгә бик ошады. Монда безгә ят әйберләр, ят күренешләр. Ютазы якларында шәл бәйләүчеләр берәм-сәрәм генә. Ә монда шәл – район җирлеге бренды дәрәҗәсендә. Иң матур җырларыбызны алып килдек, инде «Шәл бәйләдем»не җырлап та өлгердек.

Безнең ансамбль 2013 елда оешкан, 2018 елны «халык ансамбле» исемен алдык.

– Без Бал, Алма һәм Чикләвек спаслары уңаеннан җәйге һәм көзге муллык күргәзмәләрен тәкъдим итәргә булдык. Монда төрле бал, бакча һәм ялан белән урман уңышларын да күрә аласыз. 10 ел дәвамында керәшен халык фольклор ансамблебез белән төрледән-төрле чаралар үзәгендә кайныйбыз. Бик матур, бик күңелле бәйрәм! Киләчәге булсын иң мөһиме! – дип бәян итте Шеморбаш авыл җирлегенең Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы клубы мөдире Лариса Кибякова.

Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә бер төркем лаеклы, хезмәтләре белән хөрмәткә ирешкән затлар бүләкләнде. Район башлыгының Почет грамотасы белән Күгәрчен мәдәният учагының художество җитәкчесе Гөлфирә Кәлиева, Балык Бистәсе мәдәният йорты методисты Сергей Моисеев, район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән мәдәният йорты машина йөртүчесе Ринат Назыймов хөрмәтләнделәр. Шулай ук, Татар мәдәни ресурс үзәгенең Рәхмәте белән мәдәният йорты директоры Илшат Кәримуллин, Ямаш авылы мәдәният учагы мөдире Исламия Сафина, район мәдәният йорты режиссеры Илназ Шакиров һәм Күгәрчен авылы китапханәсе мөдире Лилия Кәримуллина халык традицияләрен торгызуда һәм яңартуда хезмәтләре һәм милли кыйммәтләрне саклауга керткән зур өлеш өчен бүләкләнүгә лаек булдылар.

«Иң креатив шәл» бәйгесендә 3нче урынны Евдокия Толстова, 2нче урынны Гөлфирә Кәлиева һәм 1нче урынны Фирдәвес Кадыйрова яулады. Ә инде чын-чыннан иң оста шәл бәйләүче булып – «гран-при» иясе Рәйлә Шәрипова танылды.

Көн буена шаулап-гөрләп торган зур мәйданда фестивальнең ничек ахырына якынлашуын да сизмичә калдык. Чара РФ Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә булдырылган «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты буенча оештырылган иде. Ул чын-чыннан хатын-кызларның шәл бәйләү кәсебен данга күмде.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Алдане

Ria.city

График ремонтных работ энергетиков на период с 28 августа по 10 сентября

Легендарный танк «Алёша»: Как это было год назад

Якутянин предстанет перед судом по делу о реабилитации нацизма за комментарий в интернете

Задымленность от пожаров зафиксировали в 52 населенных пунктах Якутии

Музыкальные новости

Кабинет Артиста.

Косметолог Мадина Байрамукова: какие процедуры стоит сделать после лета

ФК «Краснодар» 25 августа в рамках шестого тура РПЛ сыграет с «Динамо»

Собянин: Москву-реку разделили на участки для разных видов активностей

Новости Якутии

Евгений Суровецкий: Обыкновенная жизнь в необыкновенном веке. Продолжение

Якутянин предстанет перед судом по делу о реабилитации нацизма за комментарий в интернете

17 семей Якутии участвуют во II Республиканских соревнованиях «Вместе с папой»

Распоряжение Президента Российской Федерации о поощрении № 248-рп

Экология в Якутии

Новые звезды артистов, дизайнеров и предпринимателей зажглись на IV Фестивале “Красивый бизнес России – Мода. Музыка. Кино”

Российские СМИ об искажениях истории в учебниках стран СНГ

Косметолог Мадина Байрамукова: какие процедуры стоит сделать после лета

12 фактов о скелете

Спорт в Якутии

Рублев пробился во второй раунд US Open

Чемпион "Большого шлема" оценил сетку Даниила Медведева на US Open

Шелтон о достижениях Тима на «Больших шлемах»: «Четыре финала и титул – то, о чем дети могут только мечтать. Я имею в виду себя, это было не так давно»

Теннисист Рублев вышел во второй раунд US Open

Moscow.media

Майское утро....

Более 150 студентов в этом году прошли практику в «Автодоре» и дочерних организациях

«DатаРу Консалтинг» стала партнером СИНТЕЛЕКТ по внедрению платформы TESSA

За поворотом прошлое....











Топ новостей на этот час в Алдане и Якутии

Rss.plus






По улицам города Алдана молодые якутяне пронесли огромный российский триколор

Распоряжение Президента Российской Федерации о поощрении № 248-рп

Якутия задыхается в дыму!

Как не стать жертвой кибермошенников