Федоровскоеда яшәүче тыл хезмәтчәненә туксан яшь тулды

Федоровскоеда яшәүче тыл хезмәтчәненә туксан яшь тулды
Мәскәү Кремленнән районыбызның 90 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге юбилярлары адресына рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатлары килүен дәвам итә. Туксанга  җиткән һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр шактый күп икән районыбызда. Сугыш чоры михнәтләрен үз җилкәләрендә шактый күп татысалар да, сынмаган-сыгылмаган буын кешеләренең чыдам, хезмәт сөючән, тормышны яратулары, гел хәрәкәттә булулары сокланырлык.
 
Федоровское авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Николай Лапин да шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы елларда таушалган авыл хуҗалыгын аякка бастыру өчен күп тырышкан, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе ул. Авылның хөрмәтле кешесен котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Надежда Филина да килгән иде. 
–Тылда Бөек Җиңүне якынайту өчен армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәрен олы юбилейлары белән котлап, илебез Президенты Владимир Путин үзенең котлау хатларын юллый. Иң изге теләкләр белән сугарылган шундый хатларның чираттагысы сезнең исемгә адресланган. Район Советы, шәхсән үз исемемнән олуг юбилеегыз белән кайнар котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, имин, мул тормыш, кызларыгызны, онык-оныкчыкларыгыз­ны куандырып, тагын озак еллар яшәвегезне телим, –диде Альберт Илгизәрович, котлау хаты белән бергә үз бүләген дә тапшырып. 
Башка кунаклар да аның тәбрикләүләренә теләп кушылды. Ветеран тормыш юлы белән дә таныштырды. Яшәгән елларының һәрберсе мәгънәле, башкаларга үрнәк итеп куярлык. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 кенә яшь була әле. 
– Әтиебез Алексей Лапин запастагы офицер булгач, аны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алдылар. 1943 елда өебезгә аның сугыш кырында батырларча һәлак булуы турындагы кайгылы хәбәр килде. Бу кайгы болай да сәламәтлеккә туймаган әниебезнең саулыгын тагын да ныграк какшатты, – диде Николай Алексеевич. – Без гаиләдә дүрт бала үстек. Араларыннан иң олысы булгач, бертуганнарымны кайгырту күбрәк минем җилкәгә төште. Хәзерге вакытта кече сеңлем Нина гына исән-сау, ул Волжск шәһәрендә яши. Ундүрт яшемнән колхозда эшли башладым. Урта белем алгач, Яшел Үзән шәһәренә ФЗӨгә укырга җибәрделәр. Аннан кайткач, 1944 елның апрелендә Мөрәледәге МТС­ка слесарь булып эшкә урнаштым. Сугыш вакыты булгач, эш сәгате иртәнге сәгать җидедән башлана һәм икенче көннең таңына кадәр дәвам итә иде. Тәүлегенә ике сәгать кенә йокы эләгә иде безгә. Эш җиңел булмады, билгеле. МТСта эшләп йөргәндә, 1944 елның көзендә миңа хәрби комиссариаттан фронтка чакыру килде. МТС конторасы янында, район үзәгенә барырга транспорт көтеп торганда, директор килеп чыкты да, кайда җыендың, дип сорады. Хәрби хезмәткә чакыру кәгазен күрсәткәч, кабинетына алып кереп китте дә хәрби комиссариат­ка шалтыратты. «Барлык белгечләрне дә фронтка алгач, мин монда кем белән эшләргә тиеш соң?», дип икенче көнне үк, хәрби билет, бронь ясатып, мине фронттан алып калды.
1952 елда Мөрәле МТС­ында тракторчы булып эшләгән Бәли кызы Анна белән гаилә корганнар. Тату гаиләдә кызлары Татьяна,  Нина дөньяга килгән. Хәзерге вакытта алар икесе дә Ульяновск өлкәсендәге Дмитровград шәһәрендә яши. Урман хуҗалыгы техникумында укыгач,  шунда юллама белән җибәргәннәр аларны.
Мөрәле МТСында 24 ел эшләгәннән соң, Федоровскоедагы “Память Ленина” хуҗалыгы рәисе Евгений Тутаев аны райком аркылы колхозга бригадир итеп эшкә ала. Соңыннан 17 елдан артык нефтебазада эшли. Лаеклы ялга чыккач та шунда эшләвен дәвам итә әле ул. Тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан да билгеләп үтелгән: “Фидакарь хезмәте өчен” медале,  “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Колхозда бригадир булып эшләгәндә ике тапкыр “Социалистик ярыш җиңүчесе” дигән күкрәк билгесе дә тапшырылган аңа. 
Хәзерге вакытта Николай Алексеевич ялгыз яши, тормыш иптәше сигез ел элек вафат булган. Кызлары, оныклары хәлен белешергә еш кайтып йөриләр. Бүгенге көндә бабайның өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар. 
– Язмыш безне төрле яклап сынады. Ләкин без бирешмәдек, сугыш чорында илебезнең азатлыгы өчен тылда тырыш хезмәттә булдык. Аннан соңгы елларда да баш күтәрми эшләдек. Хезмәтемне дә бәяләделәр, рәхмәт. Юбилей көнендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның үзе килеп котлавы, Президент Владимир Путинның сәламен җиткерүе, минем өчен зур куаныч булды, – диде юбиляр безне озатканда. 
 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Волжске, в Марий Эл и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Волжске

Ria.city

Волжанин получил условный срок, но не оценил его и лишился свободы

Героя России чествовали в Марий Эл в память о смертельном подвиге

Главный въезд в Зеленодольск со стороны Казани закрыт на 2 месяца — как добраться

Сотрудники ГИБДД Волжска встретились с одноклассниками подростка, который попал в ДТП на питбайке.

Музыкальные новости

В Бурчтии в театре кукол «Ульгэр» 14-16 июня пройдут «Волшебные выходные»! - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети

В аэропорту Пулково задержали шесть рейсов и отменили еще один

Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: ПРИЗНАНИЕ НАТО НАДО ПРИМЕНЯТЬ!

Те самые русские с флагами на матче-открытия Евро — мы их нашли! Как попали на стадион и как реагируют вокруг?

Новости Марий Эл

В Звениговском районе легковушка влетела в Камаз

В Медведево построят детский сад на 320 мест

В г. Волжск (Марий Эл) сотрудники Росгвардии задержали гражданина, подозреваемого в краже из магазина

Двух агрессивных убийц нашли и наказали в Волжске

Экология в Марий Эл

Крупный российский туроператор начал продажи туров в Таиланд со скидками 15%

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» ООО «ЛокоТех-Сервис» приняли участие в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»

В Красноярском крае будут судить азербайджанца, который в 2006 году избил и изнасиловал певицу

АФК «Система» планирует модернизировать Вологодский текстильный комбинат

Спорт в Марий Эл

Лучший теннисист Казахстана узнал позицию в обновленном рейтинге ATP

Кирилл Скачков из Новокузнецка стал победителем Игр стран БРИКС-2024

«Надо чем-то жертвовать». Арина Соболенко отказалась ехать на Олимпиаду в Париже

Самсонова обыграла Александрову и вышла в финал турнира WTA в Хертогенбосхе

Moscow.media

Бабушка не дошла за внучкой в детсад: в Орле на пешеходном переходе машина сбила женщину-пенсионерку

Врач предупредил о смертельной опасности спорта после застолья

Кураторам платных парковок Екатеринбурга пригрозили уголовным делом

История одного похода











Топ новостей на этот час в Волжске и Марий Эл

Rss.plus






Сотрудники ГИБДД Волжска встретились с одноклассниками подростка, который попал в ДТП на питбайке.

В Марий Эл появилось пять первых «стобальников»

В Волжске вор-рецидивист три ночи провёл в чужом садовом домике

11-летний волжанин показал ниндзя-способности на канале СТС: "Хочу, чтобы ребята не обзывали"